Республиканың волейбол лигалары ярышларны һәм турнирларны яңарта

2020 елның 25 сентябре, җомга, 15:45

Татарстанда уңайсыз эпидемиологик вәзгыять һәм коронавирус таралу куркынычы аркасында туктатылган волейбол буенча ярышлар һәм турнирлар яңартыла. Уеннар барлык кирәкле санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп уздырылачак. Бу хакта бүген ТР Волейбол федерациясе Президиумының киңәйтелгән утырышында билгеле булды, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре катнашкан киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды.

Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып, республикада санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында спорт чаралары туктатылуга карамастан, спорт тормышы дәвам итте, дип билгеләде. "Хәзер без барлык таләпләрне үтәп, туктатылган турнирларны яңарту мөмкинлегенә ия", - диде федерация президенты.

Утырышта катнашучыларны 2020 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы Волейбол федерациясенең спорт-массакүләм чараларының календарь планы белән Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов таныштырды. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елның калган өч аенда волейбол буенча күпсанлы ярышлар уздырылачак. Шул исәптән, Студентларның волейбол лигасы һәм Студентларның спорт клублары ассоциациясе, Татарстанның Мәктәп волейбол лигасы, ТР Волейбол федерациясе президентының җиденче кубогы, сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары командалары, балалар-яшүсмерләр чемпионаты, дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы, “Татарстан - яңа гасыр” иҗтимагый-сәяси хәрәкәте беренчелегенә ярышлар.

ТР Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов республиканың һөнәри командаларының 2020-2021 еллар сезонына планнары һәм бурычлары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» Татарстан командаларының Россиянең Югары лигасында лидерлыкны саклап калу өчен бөтен мөмкинлекләре бар.

Ул шулай ук федерациянең Мәктәп волейбол лигасының республика турнирын яңартырга әзерлеге турында хәбәр итте. "Март аенда карантин чикләүләре аркасында турнирны туктатып торуга кадәр 2 меңнән артык уен үткәрелде, - диде Олег Брызгалов. - Мәктәп лигасында катнашырга республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 698 гариза керде».

"Без Мәктәп волейбол лигасының муниципалитетларда актив хуплануын теләр идек, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, - дистәләгән, меңләгән балалар бу төр спорт белән шөгыльләнсеннәр   өчен мәктәп директорлары, физкультура укытучылары белән эшне көчәйтергә кирәк ".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Мәктәп лигасы белән беррәттән Студентлар лигасын да көчәйтергә кирәк, чөнки "югары уку йортларында волейбол - физик сәламәтлек кенә түгел, шулай ук коллективта сәламәт әхлакый климат та, чөнки югары уку йортларында республикадан гына түгел, бәлки Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән яшьләр белем ала".

Бүген Федерация Президиумы утырышында ТР ВФ студентлар волейболы комитеты рәисе сайланды. Ул тәҗрибәле спорт менеджеры, волейбол буенча тренер Андрей Куприянов. Яңа постта үзенең төп бурычларының берсе итеп Андрей Куприянов республиканың югары уку йортлары ректорлары белән эшне активлаштыруда күрә.  

Утырышта шулай ук тренерлар составын әзерләү турында да сүз барды. «Без барыбыз да төрле дәрәҗәдәге спортчыларны әзерләячәк белгечләребезне әзерләү һәм аларга ярдәм итү яклы, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы белән бергә без бу мәсьәләне хәл итү юлларын эзләячәкбез».

Утырыш эшенә йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин спорт чараларын яңартканда барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәклегенә басым ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин муниципалитетлар вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, волейбол хәрәкәтенең үсеш темпларын киметмәскә чакырды.

   

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International