Республика бердәмроссиялеләре узган сайлау кампаниясенә йомгак ясады

2020 елның 26 сентябре, шимбә, 14:16

Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең  32 нче конференциясе узды, анда республика бердәмроссиялеләре узган сайлау кампаниясенә йомгак ясады, берничә кадрлар үзгәреше булды, шулай ук алдагы сәяси чорга планнар турында фикер алыштылар. Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, “күпсоставлы сайлауларда” тавыш бирү нәтиҗәләре сентябрьдә “гадел бәя” һәм гражданнарның югары ышанычы билгесе булып тора  һәм “без аны алга таба да акларга тиеш”

Республика парламенты җитәкчесе хезмәттәшләренең игътибарын Татарстан төбәк бүлегенең сан ягыннан артуын  күрсәткән фактка юнәлтте. Хәзерге вакытта 128 912 татарстанлы партия әгъзасы булып тора. Төбәк бүлеге илдәге иң эреләрнең берсе булып кала бирә.

Быелның сентябрендә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Президентын, җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын, Түбән Кама округы буенча РФ Дәүләт Думасының 7 нче чакырылыш депутаты һәм Алабуга округы буенча 6 нчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты сайлаулары буенча күпдәрәҗәле сайлау кампаниясе узды. Эпидемологик вәзгыятьне исәпкә алып, тавыш бирү өч көн узды (11-13 сентябрь).

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2020 елгы сайлаулар күзәтүчеләр саны күп булу белән дә аерылып тора. Республикада 19 меңгә якын күзәтүче, сайлау комиссиясенең киңәш бирү тавышы хокукына ия әгъзалары һәм ММЧ вәкилләре ачыклыкны һәм хәбәрдарлыкны тәэмин иткән, шул исәптән 6,7 мең кеше - сәяси партияләрдән. 3 меңнән артык күзәтүче "Бердәм Россия" тарафыннан билгеләнгән.  Күзәтүгә беренче тапкыр Татарстаннан онлайн режимда социаль челтәрләрдә сайлау процессын яктыртып баручы 100дән артык блогер җәлеп ителгән.

Сайлау кампаниясенә йомгак ясап, партиянең төбәк бүлеге Секретаре ассызыклаганча, күпчелек очракта "Бердәм Россия" дән кандидатлар ышандырырлык җиңү яулаган. Ул партиядәшләренә уртак нәтиҗәгә ирешүдә шәхси өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

13 сентябрьдә сайлауларда катнашучы 78,78 % татарстанлыларның 83% тан күбрәге республика Президенты вазыйфасына бердәмроссиялеләр күрсәткән кандидат Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. "Республика халкы аның җитәкчелеге астында гамәлгә ашырыла торган сәясәтнең дәвамчанлыгын хуплады, ул узган елгы казанышларга карата ышанычлы үсеш алып бара, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин, - сайлау нәтиҗәләре дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, "Бердәм Россия" партиясе вәкилләренә югары ышаныч күрсәттеләр".

Түбән Кама округы буенча өстәмә сайлауларда район халкы Дәүләт Думасында үз вәкиле итеп Олег Морозовны сайлады. "73,4% тавыш - Дәүләт Думасына узган сайлаулар арасында иң яхшы нәтиҗә, - дип басым ясады республика парламенты башлыгы, - аның алдына сайлаучылар куйган бурычлар - гади түгел. Аның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, Олег Викторович безнең депутатлар командасына тиз генә кереп, республика мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эшкә керешәчәк, дип ышанам».

Алабугада 61% тавышны Тимур Шаһивәлиев җыйды, шулай ук "Бердәм Россия" тарафыннан тәкъдим ителгән кандидат.

"Бердәм Россия" муниципаль сайлауларда барлык мандатларның 70,8%ын яулады. Партия, элеккеге кебек үк, барлык муниципаль берәмлекләр советларында абсолют күпчелекне алды. Әлбәттә, бердәмроссияле кандидатлар халыкка ярдәм алмаган округлар да булды. "Кайбер нәтиҗәләргә башка яктан да карарга мөмкин, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - кайбер җирле бүлекләрдә праймериз узган кандидатлар "авыр" округларда тәкъдим ителмәде. Башкаларда - соңгы моментта тәкъдим итү округларын үзгәрттеләр. Күрәсең, боларның барысы артында муниципаль кандидатларны сайлау буенча җирле политсоветларның нәтиҗәле эшләмәве тора ". Партиянең төбәк бүлеге Секретаре партиядәшләрен праймериз кысаларында кандидатлар сайлау белән ныклап шөгыльләнергә, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә депутат фракцияләре һәм төркемнәре эшен оештырганда шундый моментларны исәпкә алырга чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин якын киләчәктә төп бурычларның берсе итеп Татарстан бүлегенең 2021 елда Дума кампаниясенә әзерлеген күрә. Аның әйтүенчә, сайлау кампаниясе югары көндәшлек шартларында узачак. Хәзерге вакытта республикада сәяси партияләрнең 38 төбәк бүлеге теркәлгән. Төбәкләр дәрәҗәсендә үзләре турында яңа сәяси партияләр - "Дөреслек өчен", "Яшел альтернатива", "Яңа кешеләр", Туры демократия партиясе белдерде.

"Инде хәзер үк, алынган наказларны, илкүләм һәм партия проектларын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, булачак кампаниянең потенциаль көн тәртибен формалаштырырга кирәк, - дип чакырды Фәрит Мөхәммәтшин партиядәшләрне, - шулай ук алдан тавыш бирүнең теләсә нинди форматына, шул исәптән аның электрон версиясенә әзер булырга кирәк".

"Узган сайлау компаниясе Партиянең төбәк бүлекчәсе өчен сәяси һәм оештыру өлгерешенә чираттагы җитди сынау булды, бу имтиханны без үтәдек, - дип йомгаклады партиянең төбәк бүлеге Секретаре, - проблемалар һәм бурычлар һәрвакыт күп, ләкин безнең партия оешмасының потенциалы, кешеләр турында, күп милләтле Татарстан мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләве киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә".

Бүген, партия Уставы буенча, партиянең Региональ  Сәяси советы һәм аның Президиумы составының ротациясе үткәрелде.

Конференция азагында Фәрит Мөхәммәтшин партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары, шулай ук актив әгъзаларга бүләкләр тапшырды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International