Парламент комитетларында туризмны үстерү турындагы сораулар каралды

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе, 10:44

29 сентябрьдә Алабугада Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының берләштерелгән утырышы булды. Анда депутатлар республикада туризм һәм музейлар өлкәсен үстерү турында сөйләштеләр. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Ирада Әюпова һәм ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Сергей Иванов катнаштылар.

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзадә Руденко депутатларга туристик мәгълүмат үзәген, шәһәр тарихы музеен, И.Шишкин музей-йортын, сәнгать музее-остаханәсен, "1917 елга хәтле һәм аннан соң" дигән хосусый музейны күрсәтте. Аның әйтүенчә, комплексның барлык музейлары райондагы мәктәпләр белән хезмәттәшлек итә.

Берләштерелгән утырыш комплексның күргәзмәләр залында үтте. Аны Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов алып барды. Утырышны ачканда ул туризм өлкәсен коронавирус куркынычы йогынтысында зыян күргән юнәлешләрнең берсе дип атады. 

Музей эшчәнлеге торышы турында чыгышында Ирада Әюпова Татарстанның Россиядә иң алдынгы музей үзәкләренең берсе икәнен искәртте. Биредә 1300 музей эшләп килә һәм аларның саны арта бара. 2019 елда музейларга 7 миллионнан артык кеше сәфәр кылган.

Ирада Әюпова "Казан фанфаралары", "Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиянең ватан сугышлары", "Әдәби Чистай", "Яблосный Спас" кебек чараларның аеруча күп кеше катнашында узуын атап үтте.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең куркыныч булып калуы аркасында музейлар интернет киңлекләрендә эшләүне активлаштыралар. Узган чорда интернетта уздырылган 4195 чарада 3 миллионнан артык кеше катнашкан.

Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов әйткәнчә, туризм хәзерге вакытта икътисадның җитди өлкәсенә әверелеп бара. 2010-2019 елларда Татарстанга килүче туристлар саны 2,5 тапкыр арткан һәм 3,6 миллион кешегә җиткән. Узган елны туризм хезмәте күләме 28,5 миллиард сум тәшкил иткән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, фикер алышуларны башлап җибәреп, Татарстан Президентының 2021 елны Туган телләр һәм халык  бердәмлеге елы дип игълан итүен искә төшерде. Музейларның һәм туризм объектларының буклетлары, күргәзмә китаплары, рекламасы рус телендә генә ясалганга игътибар итеп, ул Татарстанның икенче дәүләт теле саналган татар телендә дә эшләргә чакырды.

Казан Кремле, Бөек Болгар һәм Свияжскиның ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мирасы итеп танылуының Татарстан өчен әһәмияте турында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин җирле турист маршрутларын һәм татар халккының күренекле шәхесләре музейларының эшчәнлеген активлаштырырга өндәде.

Депутат Олег Коробченко утырышта катнашучыларның игътибарын Булактагы театр проблемаларына юнәлтте. Театр коллективына арендага алып торган бинаны югалту куркынычы янавын белдерде ул.

Дәүләт Советы комитетлары ТР Министрлар Кабинетына, Мәдәният министрлыгына, Туризм буенча дәүләт комитетына һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына берничә тәкъдим бирү турында карарлар кабул иттеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International