Пандемия шартларында гражданнар һәм бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән чаралар үз нәтиҗәлелеген раслады, дип саный парламентарийлар

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе, 16:26

Бүген Алабуга районында «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы базасында Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының күчмә утырышы узды. Парламентарийлар махсус икътисадый зонасы резидентларына региональ салым ташламалары бирү нәтиҗәлелеге, шулай ук коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең дәүләт чараларын күрсәтү мәсьәләләрен карады.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев кунакларны сәламләп, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы район үсешенең төп факторы, дип билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, "Алабуга" МИЗ да, аның резидентлары да социаль проектларны гамәлгә ашыруда актив катнашалар. Быел акчаларның шактый өлеше коронавируска каршы көрәшкә баскан табибларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, кайбер резидентлар пандемиянең башлангыч этабында билгеле бер кимүдән соң җитештерү куәтләрен шактый арттырган.

ТР икътисад министры урынбасары Индира Киреева махсус икътисадый зоналар территориясендә гамәлдә булган ташламалы режим резидент компанияләрне салым, милек, җир, транспорт өлешләре түләүдән азат итүне күздә тота, дип искәртте. Ташлама шулай ук табышка салым буенча да каралган, аның күләме проектны гамәлгә ашыру чорына карап үзгәреп тора.

Билгеле булганча, республика территориясендә ике махсус икътисадый зона эшли - "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы һәм "Иннополис" техник-гамәлгә кертү тибындагы.

2005 елдан 2019 елга кадәр резидентларга Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджеты өлешендә бирелгән салым ташламаларының гомуми күләме 10,3 миллиард сумнан артык тәшкил итә, шуларның 98 проценттан артыгы (10,1 миллиард сум) «Алабуга» МИЗ резидентларына туры килә. Шушы чорда ике аерым икътисадый зона резидентлары тарафыннан республика икътисадына 151,4 миллиард сум инвестиция кертелгән.

«Алабуга» Россиядә инвестицион җәлеп итүчәнлек ягыннан сәнәгать-җитештерү тибындагы иң яхшы зона булып тора. Быелның 1 июленә биредә 57 компания исәпләнә, шуларның яртысы - чит ил резидентлары. 2012 елда төзелгән «Иннополис» МИЗ актив үсеш ала. Аның территориясенә 126 компания җәлеп ителгән.

Комитет рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, эре бизнеска, бигрәк тә икътисадый зонада бирелә торган салым ташламалары чираттагы мәртәбә үзләренең нәтиҗәлелеген исбатлады, шулай итеп, һәр кертелгән сум дүрт сум алып килде.

"Төп сорауларның берсе - икътисад үсеше генә түгел, ә эш урыннары булдыру. "Алабуга" икътисадый зонасы буенча 10 меңнән артык эш урыны булдырылган, аларның барысы да югары түләүле, ягъни хезмәт хакының уртача дәрәҗәсеннән шактый югары", - дип аңлатты парламентарий.

Коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең дәүләт чараларын күрсәтү турындагы икенче мәсьәләгә карауга күчеп, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча коронавирус пандемиясе чорында бизнеска һәм гражданнарга ярдәм чараларын күрсәтү эшчәнлеген оештыру һәм координацияләү максатларында Оператив штаб һәм ведомствоара эшче төркем төзелүе билгеләп үтелде. Моннан тыш, төп социаль әһәмиятле товарларга һәм аларның запас дәрәҗәләренә бәя мониторингы оператив рәвештә оештырылган.

Кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү кысаларында кредит оешмаларының эшмәкәрләр белән үзара хезмәттәшлеге җайга салынган. 17,3 млрд. сумлык 2,16 меңнән артык кредит реструктуризацияләнгән, 0% һәм 2% еллык түләү белән 7,1 мең ташламалы кредит бирелгән, аларның гомуми суммасы 16,8 млрд. сум тәшкил итә. 12,8 млрд. сумлык 5,3 мең ташламалы ипотека кредиты бирелгән. Дәүләт мөлкәтен арендалау буенча кичектерү бирелгән, бу нисбәттән 69,3 млн сумга 200дән артык өстәмә килешү төзелгән.

Агымдагы елда эшкуарларга ташламалы микрозаймнарга, кредитлар һәм субсидияләр буенча бурычларга 1,9 млрд. сум акча җибәрелгән, 650 млн. сумнан артык суммага 411 микрозайм бирелгән.

Цифрлы икътисадны үстерү кысаларында Ozon, Wildberries, KazanExpress мәйданчыкларында эш җайга салына, бу бизнесны процессларны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Камзеева билгеләп үткәнчә, агымдагы елның апрелендә РФ Хөкүмәте тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына субсидияләр бирү тәртибен билгели торган карар кабул ителгән, ул тармакта коронавирус инфекциясе таралуыннан зыян күрүчеләрнең иң күбе булган тармакларда субсидияләр бирү тәртибен билгели. Республикада түләнгән субсидияләр суммасы 2 млрд. 601 млн. сум тәшкил иткән. Апрель аена 32,8 мең салым түләүчегә, май аенда - 32,7 мең салым түләүчегә субсидияләр түләнгән.

Моннан тыш, 2020 елда федераль бюджеттан физик затларга, шул исәптән 2019 елда "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимын кулланган шәхси эшмәкәрләргә субсидияләр бирү кагыйдәләре расланган. Россия Федераль салым хезмәте мәгълүматларына караганда, быелның 2 сентябренә һөнәри керемгә салымны түләүчеләргә 143 млн. сумнан артык субсидия бирелгән.

Һөнәри керемгә салым түләүчеләрнең барысына да бер тапкыр хезмәткә түләүнең минималь күләмендә (12 130 сум) өстәмә салым капиталы (бонус) бирелгән.

Леонид Якунин кабул ителгән чараларның нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече дип республикада кече бизнес субъектлары санын саклап калуга ирешүне саный.

«Ярдәм чаралары, бигрәк тә федераль чаралар, мөрәҗәгать итүгә карап күрсәтелде. Аларның төрле юнәлешләр буенча бирелүе бик мөһим, өстәвенә, әллә ни кыенлыкларсыз», - дип ассызыклады ул.

 Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, утырыш башланганчы Комитет әгъзалары «Август-Алабуга» предприятиесе эшчәнлеге белән җентекләп таныштылар, ул БДБ илләрендә үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү буенча лидер булып тора, шулай ук  Максатчан мәгариф үзәгендә булдылар, аның базасында югары квалификацияле кадрлар әзерләнә. Үзәк алдынгы югары технологияле уку җиһазлары, шул исәптән сәнәгать роботлары-манипуляторлары, химия анализы лабораториясе, лазер кисү станоклары, 3D-принтер белән җиһазландырылган. Студентлар булып Алабуга политехника көллиятенә кертелгән 9 нчы сыйныф укучылары тора. Уку вакыты 3 ел 10 ай тәшкил итә. Һәр студент белән уку тәмамланганнан соң «Алабуга» МИЗ резидентлары предприятиеләренә эшкә урнаштыру гаранты булган максатчан һөнәри әзерлек турында килешү төзелгән.

Комитет рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, производствода югары технологияләр куллану - ул киләчәккә караш, ул барлык кече һәм эре производстволарда өстенлек бирәчәк.

Шуңа да карамастан, фикер алышу барышында Комитет әгъзалары һәм предприятие җитәкчеләре югары квалификацияле кадрлар әзерләү, шулай ук вахта ысулы белән эшләүче кешеләр өчен торак төзү мәсьәләсе кискен торуын билгеләп үттеләр. Депутат Леонид Барышев республиканың Дәүләт торак фонды линиясе буенча арендалы торак төзү мәсьәләсен карарга тәкъдим итте.

"Бу сорау Хөкүмәт дәрәҗәсендә берничә тапкыр күтәрелде. Карар табылыр дип уйлыйм. Сүз эшчеләрне предприятиеләргә җәлеп итү өчен торак зоналар булдыру турында бара. Советча итеп әйткәндә, сүз тулай тораклар, кечкенә фатирлар төзү турында бара. Бу дәүләт бурычы гына түгел, ә социаль шартлар булдыру буенча кайгыртуларның бер өлешен үз өстенә алырга тиешле бизнес бурычы да ", - дип басым ясады Леонид Якунин.

Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына предприятиеләргә һәм гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча гамәлдәге чараларны камилләштерүне, шулай ук бизнеска ярдәм итүнең яңа алымнарын һәм өстәмә юнәлешләрен эшләүне дәвам итәргә тәкъдим ителде.

Утырыш эшендә шулай ук «Алабуга» МИЗ» АҖ генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Тимур Шаһивәлиев катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International