Фәрит Мөхәммәтшин Конституция суды судьяларына һәм җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе, 12:27

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Конституция судының яңа сайланган судьяларына һәм республиканың төрле районнарының суд участокларын тәкъдим итүче җәмәгать судьяларына тантаналы шартларда таныклыклар тапшырылды. Эш таныклыкларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Республика дәүләт хакимиятенең югары закон чыгару органында эш таныклыкларын тапшыру тантанасы узу һич тә очраклы түгел, чөнки Татарстан Республикасы Конституция суды судьяларын һәм җәмәгать судьяларын нәкъ менә Дәүләт Советында сайлыйлар.

Республика парламенты җитәкчесе чарада катнашучы  судьяларны җаваплы урынга сайланулары белән котлады һәм судья үз гамәлләрендә һәм карарларында объектив, намуслылык үрнәге булырга тиеш, дип басым ясады. "Суд системасының бурычлары, һичшиксез, югары дәрәҗәдә, чөнки алар гражданнарның хокукларын яклауга, аларның ирекләрен һәм абруйларын яклауга кагыла. Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән", - диде ул.

"Бүген судьялар составы яртылаш яңартылган республика Конституция судының Татарстанның конституциячел төзелешен, кешенең төп хокукларын һәм ирекләрен яклау буенча үзенең төп вәкаләтләрен даими рәвештә гамәлгә ашыруы аеруча мөһим, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, Конституция суды судьяларына мөрәҗәгать итеп, -  Татарстан Конституция суды бар һәм аның бәйсез һәм гадел судлар уздырачагына ышанабыз".

Хәзерге вакытта Татарстанда 190 җәмәгать судьясы үз вәкаләтләрен башкара, алар меңләгән җинаять, гражданлык, административ эшләрне карыйа. "Эшләрегез бик күп булуга карамастан, сез яхшы күрсәткечләр бирәсез, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, - быелның беренче яртыеллыгында республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 295 меңнән артык эш һәм материал каралган".

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге үз хокукларын яклап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан җәмәгать судьялары эшли торган биналарга капиталь ремонт ясау өчен өстәмә акча бүлеп бирү килештерелгән –  2021 - 2024 елларга якынча 146 млн. сум каралган.

Быел Татарстанда суд конституцион контроле һәм җәмәгать юстициясе институтлары оешуга 20 ел була. "Узган ике дистә елда Конституция суды судьяларының һәм җәмәгать судьяларының ихтыяҗ булуын  һәм аларның профессионализмын күрсәттеләр, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - аларның эшчәнлеге һәм карарлары турыдан-туры кешеләр язмышы, тормышның төрле өлкәләрендә бәхәсләрне җайга салу белән бәйле. Шуңа күрә гражданнарның судьялар эшенә, аларның рухи һәм әхлакый йөзенә таләпләре, әлбәттә, бик югары". "Сезгә эш таныклыкларын тапшырып, республикада законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга, татарстанлыларның хокукый культурасын арттыруга үз өлешегезне кертерсез дип ышанам", - дип йомгаклады сүзен республика парламенты җитәкчесе.

Тантаналы чарада ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Ибраһимов, Дәүләт Советы депутатлары һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Җәмәгать юстициясе институтының роле бәяләп бетергесез, бүген бу гадел хөкем системасының аерылгысыз өлеше", - дип билгеләде Илгиз Гыйләҗев һәм хезмәттәшләренә, канунга нигезләнеп, гадел булуларын теләде. 

Татарстан Республикасы Конституция суды Рәисе урынбасары таныклыгын Эльмира Мостафинага, Конституция суды судьялары таныклыгын - Фәнис Мусинга, Гүзәл Удачинага һәм Марат Хәйруллинга тапшырдылар. “Ышанам, безнең тәҗрибә һәм үз эшебезне яхшы белүебез Конституция суды эшендә чагылыш табачак”, - дип билгеләп үтте Марат Хәйруллин, җавап сүзе белән чыгыш ясаганда.

Җәмәгать судьялары таныклыгын яңа сайланган җәмәгать судьяларына - Раилә Гайнетдиновага (Казан шәһәре Совет суд районы буенча 13 нче суд участогының җәмәгать судьясы), Йолдыз Гайзетдиновага (Казан шәһәре Совет суд районы буенча 5 нче суд участогының җәмәгать судьясы), Миләүшә Галимовага (Балык Бистәсе суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы), Илһам Кәлимуллинга (Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогының җәмәгать судьясы), Эльмира Миңнебаевага (Түбән Кама суд районы буенча 9 нчы суд участогының җәмәгать судьясы), Анна Назаровага (Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогының җәмәгать судьясы), Диана Нуриевага (Казан шәһәре Совет суд районы буенча 14 нче суд участогы җәмәгать судьясы), Ләйсән Сабировага (Әтнә суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы),   Рөстәм Сәлаховка (Биектау суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы), Айнур Хаҗиевка (Сарман суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы), Лилия Хәйбуллинага (Түбән Кама суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы), Марат Шаеховка (Лениногорск суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы) тапшырылды.

Илһам Кәлимуллин коллегалары исеменнән чыгыш ясап ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте. «Без гадел хөкемнең һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International