«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары сайлаучыларның наказларын үтәү мәсьәләләре турында фикер алышты

2020 елның 2 октябре, җомга, 11:51

Бүген хатын-кыз депутатларның  «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе утырышында сайлаучыларның төрле дәрәҗәдәге сайлау кампанияләрен уздырганда җыелган наказларын үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш Казан кооператив институты базасында Татарстаннан сайланган  РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары, социаль министрлыклар һәм ведомстволар, республика муниципалитетлары вәкилләре катнашында узды.

«Узган сайлау кампанияләре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм муниципаль берәмлекләр депутатлары адресына бик күп наказлар килде, - дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова журналистлар белән аралашканда, - наказлар төрле: шәһәрләрдә бер проблема, авыл җирлегендә - башкасы, әмма аларның барысында да татарстанлыларның яхшырак яшәсе килү теләге ята. Килгән наказларны тормышка ашырганда безнең иң төп бурыч – кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту".

Парламентарийлар утырышта берләшмәнең якын киләчәккә планнары турында да фикер алыштылар. «Планнар бездә шактый җитди, - диде Татьяна Ларионова, - өстенлекле юнәлешләр арасында - авыр тормыш хәлендә калган балаларга, ятим балаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдән булган балаларга ярдәм итү, өлкән буын турында кайгырту, тулаем алганда, гражданнарыбызның социаль иминлеге мәсьәләләре».

«Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсенең социаль һәм мәгариф учреждениеләрендә күчмә утырышлар уздырулары инде традициягә әйләнде. Кооператив институтта очрашу да очраклы түгел, чөнки бүген һөнәри-техник белем бирү системасының 80 еллык юбилее билгеләп үтелә, ә 5 октябрьдә - Укытучылар көне.

Хәзерге вакытта Кооператив институтта җиде меңләп студент белем ала, учреждениедә югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары гамәлгә ашырыла, эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм әзерләү үзәге, төрле компетенцияләрдә WorldSkills катнашучыларын әзерләү мәйданчыклары эшли.

Депутатлар институт ректоры Алсу Нәбиева озатуында уку аудиторияләрен карадылар, үзбәк һәм төрек мәдәнияте үзәкләрендә булдылар. Мәдәни үзәкләр базасында тел курслары, милли кухня, лектория, күргәзмәләр һәм төрле иҗади проектлар уздырыла.

Алсу Нәбиева билгеләп үткәнчә, институтта тәрбия эшләренә дә тиешле игътибар бирелә.  “Сез балалар, җәмгыять һәм тулаем республика өчен күп нәрсә эшләргә омтыласыз, - дип басым ясады Татьяна Ларионова, - күп кенә социаль бурычларны без бергәләп хәл итә алабыз дип уйлыйм”.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International