Парламентарийлар авторлык хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алышты

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе, 16:08

Бүген «Хокукка ия булучылар белән хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә, шул исәптән кинопрокатта, спектакльләр куюда, музей күргәзмәләре эшендә  авторлык хокукларын куллану» дип аталган түгәрәк өстәл утырышында республиканың иҗат берлекләре җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТРда Россия авторлык җәмгыяте вәкилләре катнашында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл үткәрү инициаторы булып Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты чыгыш ясады.

Бу чакырылышта депутатлар беренче тапкыр республиканың иҗади берлекләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуга Журналистлар берлеге, Композиторлар берлеге, Язучылар берлеге, Рәссамнар берлеге, Театр эшлеклеләре берлеге һәм Кинематографистлар берлеге җитәкчеләре чакырылды.

Түгәрәк өстәл утырышын ачып, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә яңа форматлар белән бәйле рәвештә авторлык хокукларын яклау мәсьәләсе актуальләшүенә басым ясады. Бүген күп санда контент Интернет челтәре аша уза, ә сәнгать өлкәсе онлайн режимына күчә.

Республика мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, авторлык хокукларын яклау мәдәният үсеше өлкәсендә иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып тора. Бу контентны цифрлаштыруга гына түгел, тәрҗемә вакытында үзгәрешләр кертүгә дә, театр сәхнәсендә беренче чыганакны куюга һәм башка бик күп очракларга кагыла. "Шул ук вакытта авторлык хокукын яклау системасының ахыргы бенефициары, - дип ассызыклады профильле министрлык башлыгы, - нәкъ менә сәнгать әсәрен тудыручы". Ирада Әюпова иҗади берлекләрдән коллегаларын бу юнәлештә һәрьяклап хезмәттәшлеккә чакырды, шулай ук хокукый система әлеге өлкәдә эшләрнең реаль торышын чагылдырсын өчен закон нормаларына үзгәрешләр кетү мөмкинлеген кире какмады.

Авторлык хокукы эшенең теоретик нигезләре турында К(П)ФУ ның эшкуарлык һәм энергетика хокукы кафедрасы профессоры Роза Ситдикова сөйләде. Роза Ситдыйкова сүзләренә караганда, автор хокукы сәнгать әсәре пәйда булганнан соң барлыкка килә һәм авторның яшәү чорына һәм аның үлеменнән соң 70 ел дәвамында гамәлдә була. Шул ук вакытта авторлыкны теркәмәскә дә мөмкин. Хәзерге вакытта сәнгать әсәрләренең авторлык хокукы таратыла торган тулы исемлеге юк. "Теркәлү - ул авторның бурычы түгел, ә хокукы, - диде ул, - хәзер авторлык хокукларын теркәү өчен IPChain-система төзелә, теркәүнең цифрлы аналогы, әмма ул да ирекле".

Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның күбесе авторлык хокукларының бердәм реестрын булдыру кирәклеге турында сөйләде. Ирада Аюпова сүзләренә караганда, әлеге реестр авторлык хокукларын яклауга гына түгел, плагиат белән көрәшкә тикшерүгә дә ярдәм итә ала.

 Авторлар әсәрләрен ачык киңлектә куллану мәсьәләсе дә шактый катлаулы. Мәсәлән, шагыйрьнең шигыре автор рөхсәтеннән башка кемдер тарафыннан укылса һәм Интернет челтәрендә урнаштырылса, гамәлдәге Россия законы бу фактны авторлык хокукларын бозу дип карый. Шул ук җыр, әйтик, авыл клубында үзешчән сәнгать смотры кысаларында авторның рөхсәтеннән башка башкарылса, шулай ук авторлык хокукларын бозу дип санала. Хастаханәләрдә һәм кайбер махсуслаштырылган учреждениеләрдә авторлык контентын куллану өчен генә искәрмә бар. "Бу исемлеккә шулай ук мәдәният йортлары, клублар һәм китапханәләрне дә кертергә иде", - дип тәкъдим итте Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар әйтүенчә, бу яңа канун инициативасы булырга мөмкин.

Утырышны тәмамлап, Айрат Зарипов, бүгенге түгәрәк өстәл кысаларында проблемалар турында «ирекле фикер алышу» узды дип билгеләп үтте. “Авторлык хокукларын саклау һәм яклау турында безгә мәгълүмат җитми, - дип йомгак ясады Айрат Зарипов, - түгәрәк өстәлебезнең нәтиҗәсе булып проблемалы мәсьәләләр исемлеге торачак, дип уйлыйм". Ул шулай ук чарада катнашучыларга алга таба эшләү өчен профильле комитет адресына үз тәкъдимнәрен җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International