«Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсе игътибарында - хатын-кызларпның хезмәткә хокукларын һәм гарантияләрен саклау мәсьәләләре

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе, 08:45

20 октябрьдә (сишәмбе) хатын-кызларның эш урынында иминлеген, хезмәткә хокукларын һәм гарантияләрен саклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» «кайнар линия»се эшләячәк.
Татарстанда яшәүче гүзәл затлар сорауларына «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсе, Татарстанда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппараты, республика профсоюзлары федерациясе әгъзалары җавап бирәчәк.
«Кайнар линия» телефоны – 8 (800) 201-16-00. Иртәнге сәгать 10нан 15.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International