2021 елда Иделне савыктыруга һәм юынтык суларны чистартуга 544 млн. сумнан артык акча юнәлдереләчәк

2020 елның 20 октябре, сишәмбе, 15:47

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджет турында закон проектын, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы, җир асты байлыклары турында республика законнарына һәм республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карады. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бу көннәрдә бюджет турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча барлык парламент комитетларында тикшерелә. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты «Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, гражданнар оборонасы», «Милли иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге», «Минераль-чимал базасын торгызу», «Авыл хуҗалыгы һәм балыкчылык», «Су хуҗалыгы», «Урман хуҗалыгы», «Әйләнә-тирә мохитне саклау», «Санитар-эпидемиологик иминлек» бүлекчәләрен карау өчен җаваплы.

Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, икътисадның үсеше эпидемиологик факторлар һәм финанс базарларында һәм энергия ресурсларына бәяләрнең үзгәреп торуы белән бәйле билгесезлекнең югары дәрәҗәдә булуы белән характерлана. 2021 елда тулаем төбәк продукты 103,9% дәрәҗәсендә фаразлана. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 101,9% дәрәҗәсендә каралган, шул исәптән үсемлекчелектә - 102,3%, терлекчелектә - 101,5%. «Шул ук вакытта тармакта тулаем продукцияне арттыруны гына түгел, аны эшкәртүне дә тәэмин итү мөһим, - дип ассызыклады Олег Пелевин, - азык-төлек сәнәгатендә җитештерү күләмнәре 102% -105,2% дәрәҗәсендә фаразлана». 2021 - 2023 елларда кулланучылар активлыгын акрынлап торгызу көтелә. Ваклап сату әйләнеше 102-102,5% дәрәҗәсендә фаразлана.

Финанс министры урынбасары Алла Анфимова комитет җитәкли торган тармаклар буенча республика бюджеты параметрларында җентекләп тукталды. Аерым алганда, "Әйләнә-тирә мохитне саклау" бүлеге буенча 2021 елда 975,5 млн. сум күләмендә чыгымнар каралган, шулардан "Иделне сәламәтләндерү" федераль проекты чараларын гамәлгә ашыруга 544,7 млн. сум юнәлдереләчәк.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга 428,8 млн. сум каралган. “Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгын куркынычсызлыгы” бүлекчәсе буенча чыгымнар 2021 елда 1 млрд. 185 млн. сум тәшкил итәчәк.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә 13 млрд. сум юнәлдереләчәк. «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы күләме 12 млрд. 20 млн. сум тәшкил итә.

“Сәламәтлек саклау” бүлегенең “Санитар-эпидемиологик иминлек” бүлекчәсе буенча 2021 елга республика бюджетында 134,4 млн. сум күләмендә ассигнованиеләр каралган. Сүз профилактик прививкалар (70 млн. сум) үткәрү, дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация (64,4 млн. сум) үткәрү өчен вакциналар сатып алу турында бара.

Кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә 2 млрд. сумга якын акча каралган. Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Агростартап проектын гамәлгә ашыру турында кабат сорау бирде. Агымдагы елда тулысынча финанслау булмавына да карамастан, проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Депутат Николай Атласов авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче эшкуарларга ярдәм итү чаралары каралганмы дип кызыксынды. Республика Икътисад министрлыгының җавабы ышандырырлык иде. «Эш бара, шул исәптән яңа салым режимнарына күчүгә бәйле рәвештә», - диде Олег Пелевин.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев туфракны известьлау программасын гамәлгә ашыру уңаеннан борчылуын белдерде,  чөнки республика җирләренең күпчелек өлешен әче туфрак тәшкил итә. Быел 83 га җир известьланган, бу уңайдан 537 млн. сум бүлеп бирелгән. Таһир Һадиев шулай ук хуҗасыз хайваннар өчен приютларны тоту мәсьәләсен дә күтәрде. Киләсе елда әлеге маддә буенча финанслау туктатыла.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакын арттыруны яңадан карауны сорап мөрәҗәгать итте, чөнки бу ел республикада авыл хуҗалыгы өчен бик «нәтиҗәле» булган.

Бюджетның профильле комитеты закон проектын хуплады һәм беренче укылышта карау өчен Дәүләт Советының якындагы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру турында депутатларга экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Айрат Шиһапов хәбәр итте. Узган ел ведомство тарафыннан 270 хокук бозу очрагы ачыкланган. Парламентарийлар фикеренчә, гражданнарның начар искә шикаятьләре саны да кимеми. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең идарәсенә генә дә быел 74 мөрәҗәгать кергән. “Әлеге мөрәҗәгатьләр - атмосфера һавасының сыйфаты индикаторы, - дип саный Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсенең дәүләт экология күзәтчелеге бүлеге башлыгы Кадрия Хисмәтуллина, - иң күп мөрәҗәгатьл Казан шәһәренең Самосырово, Клыки, Вознесение бистәләрендә яшәүчеләрдән керде һәм килүен дәвам итә. Атмосфера һавасының пычрану чыганагы табылган - "Көнчыгыш" чүп полигоны.

Кадрия Хисмәтуллина билгеләп үткәнчә, республикада атмосфера һавасы торышына автомобиль транспорты да тискәре йогынты ясый. Бүген транспорттан чыккан газларның гомуми күләме 60% тәшкил итә.

Парламентарийлар утырышта атмосфера һавасының сыйфатын үлчәү нәтиҗәләре турында халыкка мәгълүмат алу мөмкинлеге мәсьәләсен күтәрделәр. Бүген датчиклардан ала торган мәгълүматлар экологларга гына барып ирешә. Сорау профильле комитет контроленә алынды.

Беренче укылышта карау өчен республиканың җир асты байлыклары турындагы законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнгән. Документ конкурслар нәтиҗәләре буенча җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү процедурасын яза. Законны әзерләүчеләр фикеренчә, бу эшкуарларның Татарстан территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм территорияне социаль-икътисадый үстерүдә катнашу ниятләре барлыгын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Федераль кануннар нигезендә җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукы аукцион нәтиҗәләре буенча да, конкурс нәтиҗәләре буенча да бирелергә мөмкин. Әзерләнгән закон проекты белән җир асты байлыкларыннан файдалануның иң яхшы шартларын тәкъдим итүчеләр (җир асты байлыкларын эзләү, бәяләү һәм разведкалау эшләре күләме һәм сроклары, җитештерү куәтләрен төзү срокларын һәм аларны проект куәтенә чыгару срокларын, җир асты байлыкларыннан файдалануның рациональлеге һәм иминлеген, әйләнә-тирә мохитне саклау, җирле эшче көчне яллау квоталары һәм башкаларны да кертеп) җиңүче булачак дип билгеләнә.

2020 елда Татарстан территориясендә җирле әһәмияттәге җир асты байлыклары кишәрлекләреннән файдалану хокукына тугыз аукцион уздыру турында игълан ителгән, шуларның 4се узган. Уздырылган аукционнар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы бюджетына 35,6 млн. сум кергән.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International