Бюджет турындагы закон проекты беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителде

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе, 12:22

2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында карау процедурасын узды һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм искәрмәләре исәпкә алынды. Моннан тыш, парламентарийлар федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр, шулай ук кайбер федераль закон проектлары турында фикер алышты.

Республика бюджеты турындагы закон проекты парламент тыңлауларында каралды, шулай ук республика киңәшмәсендә барлык муниципалитетлар вәкилләре белән фикер алышынды. «Хәлләр гади түгел, агымдагы елда без керемнәрне югалтабыз, әмма вәзгыять үз хәленә кайтыр дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте Татарстанның төп финанс законы турында фикер алышуга йомгак ясап, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе.

Республика икътисады үсешенең фаразланган күрсәткечләре һәм бюджетның төп параметрлары турындагы докладлар белән финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

Финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, 2021 елда табышка салым республика бюджетына 77 млрд. сум күләмендә керер дип көтелә. 2021 елда консолидацияләнгән бюджетка физик затлар керемнәренә салым керүе 81,5 млрд. сум, республика бюджетына - 57,2 млрд. сум булыр дип фаразлана. Консолидацияләнгән бюджетка акцизлар керү фаразы 41,2 млрд. сум тәшкил итә, республика бюджетына - 40 млрд. сум. Оешмалар мөлкәтенә салым 2021 елда 26 млрд. сум күләмендә фаразлана. Җир салымы буенча кертемнәр 7,7 млрд. сум күләмендә фаразлана. Керемнәре 5,5 млрд. сум күләмендә бәяләнгән транспорт салымы юл фондына җибәреләчәк. Физик затлар мөлкәтенә салым муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча күчерелә, 2021 елда 2,1 млрд. сум күләмендә бәяләнә.

Берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 16,8 млрд. сум күләмендә фаразлана, республика бюджетына - 12,6 млрд. сум. Бу җир һәм мөлкәтне арендалаудан һәм сатудан алынган керемнәр, штрафлар, экологик түләүләр һәм башка керемнәр. Федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган кертемнәр 40,9 млрд. сум күләмендә исәпкә алынган.

"Уңайсыз вәзгыять очрагында керемнәр өлеше буенча резервлар бармы?" - дип кызыксынды Леонид Якунин. “Моңарчы быелгы кебек киеренке бюджет кабул иткән булмады, аның сәбәпләре билгеле”, - дип җавап бирде Радик Гайзатуллин. Финанс министры үзенең яхшы нәтиҗәгә өметләнүен әйтте. Әмма профильле министрлык башлыгы фикеренчә, "үсә барган киеренкелек" очрагында, беренче чираттагы булмаган чыгымнарны киләсе финанс елына күчерергә мөмкин.

Быел 34 млрд. сум тирәсе керемнәр керми калачак, аларның 32 млрд. сумы табышка салымга туры килә. Бигрәк тә нефть тармагы һәм нефть химиясе зыян күргән.

Республика бюджеты чыгымнары структурасын анализлап, Радик Гайзатуллин, гадәттәгечә, зур күләм социаль-мәдәни өлкәгә туры килә, дипбасым ясады. «Социаль өлкәгә чыгымнар параметрлары әлеге чыгым позициясенең еллык үсеш динамикасы турында сөйли, - диде финанс министры, - берләштерелгән бюджетта социаль өлкә чыгымнары 2021 елда 5,6%ка, 2022 елда - 8,6%ка, 2023 елда - 11,7%ка үсәчәк».

Социаль-мәдәни өлкәдә чыгымнар күләме буенча иң зур тармак "Мәгариф". 2021 елда берләштерелгән бюджет чыгымнары күләме 101,7 млрд. сумга җитәчәк, республика бюджеты чыгымнары  - 68,5 млрд. сум.

Сәламәтлек саклауга киткән чыгымнарның гомуми күләме, мәҗбүри медицина иминияте чараларын исәпкә алып, 76,8 млрд. сум тәшкил итәчәк, шулардан 26,7 млрд. сум – республика бюджетыннан.

Тулаем алганда, 2021 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше 312,7 млрд. сум күләмендә фаразлана, чыгым өлеше - 315,7 млрд. сум, дефицит 3 млрд. сум. 2021 елга республика бюджеты керемнәр буенча 268,5 млрд. сум, чыгымнар буенча - 271,5 млрд. сум, 3 млрд. сум дефицит белән билгеләнә.

Парламентарийлар башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәпләрдә бушлай кайнар туклану оештыру мәсьәләсен яңадан күтәрделәр. Депутат Фадбир Сафин искәрткәнчә, барлык кече сыйныф укучылары өчен бушлай төшке аш кертелгәч, мәктәп ашханәләре күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны ике тапкыр бушлай ашату туктатылган. «Бу - муниципалитетларның финанс вәкаләтләре», - дип билгеләп үтте Ринат Гайзатуллин.

Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Радик Гайзатуллинның алда "киеренке" чор булачагы турындагы әйткәннәрен раслады. «Узган ел республика икътисады бер үк вакытта тәкъдимнәрнең һәм ихтыяҗның кимүе белән дә очрашты, - диде Олег Пелевин, - бүген финанс нәтиҗәләрен яхшырту  икътисадның барлык тармаклары өчен дә иң төп бурыч булып тора».

Комитет утырышында пандемия шартларында  Икътисад министрлыгының көтелгән фаразлары акланырмы дигән курку белдерде. "Фараз макроикътисадый күрсәткечләр буенча балансланган дип саныйбыз, - диде Олег Пелевин, - һичшиксез, фараз саннары беркайчан да йомгаклау нәтиҗәләре белән бермә-бер туры килми, әмма барлык заманча тенденцияләр исәпкә алынган".

Бюджет буенча Хисап палатасы бәяләмәсе белән Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев таныштырды. Тулаем алганда, аларның бәяләмәсе уңай. Ведомствода билгеләп үтүләренчә, федераль бюджет әле кабул ителмәгән, шуңа күрә кайбер күрсәткечләргә һәм республика бюджетына үзгәрешләр кертелүе мөмкин. 

Парламентарийлар бюджет турында закон проектына комитетларның җыелма бәяләмәсен чагылдырган тәкъдимнәр кертте. Аерым алганда, Дәүләт Советы депутатлары экспортка дәүләт ярдәме чараларын киңәйтергә, инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә республика законнарын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үсеш стратегиясе белән алдагы елларга республиканың социаль-икътисадый фаразларына үзгәрешләр кертүне тәэмин итәргә кирәк, дип саный.

Моннан тыш, республика Хөкүмәтенә орфан (сирәк) авырулар белән авыручыларны дарулар белән тәэмин итүгә, катаракта белән авыручыларны оператив дәвалауга, стационар дәваланудан соң эшләүче гражданнарны реабилитацияләүгә өстәмә акчалар бүлеп бирүне, аерым категориядәге гражданнарны бушлай теш протезлары белән тәэмин итүне карарга тәкъдим ителде.

Парламентарийлар фикеренчә, мәгариф өлкәсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны тьютор белән тәэмин итүне финанслауны арттырырга, балалар йортлары һәм интернат мәктәпләр биналарын капиталь ремонтлауга, шәһәр гомуми белем бирү оешмаларында спорт залларын төзүгә һәм капиталь ремонтлауга өстәмә акчалар кертергә кирәк. Тренерларның хезмәт хакын арттыру мәсьәләсе элеккечә үк кискен тора.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты да тикшерелә. 2021 елда керемнәр 59 млрд. 175 млн. 669 мең сум, чыгымнар - 59 млрд. 202 млн. 791 мең сум тәшкил итәчәк. Дефицит 27 млн. 122 мең сум тәшкил итәчәк. 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты шулай ук беренче укылышка әзерләнгән.

Бүген депутатлар ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эше йомгаклары буенча да фикер алыштылар. Сүз бу елның 9 аенда республика гражданнарына башка төбәкләрдә күрсәтелгән медицина ярдәме өчен исәп-хисап турында барды. Фонд директоры Алсу Мифтахова әйтүенчә, быел татарстанлыларны республикадан читтә дәвалау өчен 1 млрд. 72 млн. сум акча каралган булган. 9 ай эчендә башка субъектларда  күрсәтелгән медицина хезмәтләре өчен  941 млн. сум акча күчерелгән. Безнең республика халкы еш кына Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе клиникаларына мөрәҗәгать итә. Статистика буенча, татарстанлылар башка төбәкләрдә сөяк-мускуллар системасы, күз күреме һәм онкология авырулары буенча дәваланалар.

Комитет утырышында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында закон проекты каралды. Документ республиканың элегрәк реструктуризацияләнгән кредитларын түләү чорларын соңгырак срокларга күчерә. Федераль бюджеттан бюджет  кредитлары буенча реструктуризацияләнгән бурычның гомуми калдыгы 71,24 млрд. сум тәшкил итә.

Бүген каралган барлык закон проектларын профиль комитеты Дәүләт Советының якындагы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International