Дәүләт Советының закон чыгару инициативалары федераль законнар буларак кабул ителде

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе, 08:19

Бүген Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.21 статьясына (җир хокукы өлкәсендә) һәм 13.20 статьясына үзгәрешләр кертү хакында (архив эше турындагы законнарны бозган өчен штрафлар күләмнәрен арттыра) федераль законнар үз көченә керә. Әлеге хокукый актларны кабул итү инициаторы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы булды.

Беренче закон белән дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органнарның компетенциясе төгәлләштерелә. Аерым алганда, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануга бәйле административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау буенча Россия Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) һәм Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) вәкаләтләре бүленә.

Үз көченә кергән икенче федераль закон архив эше турындагы законнарны бозган өчен штрафларны 10 тапкырга арттыра һәм юридик затлар өчен административ җәза кертә. Шулай итеп, гражданнар өчен архив документларын саклау, комплектлау, исәпкә алу яки куллану кагыйдәләрен бозган өчен 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр күләмдә штраф билгеләнгән.

Архив алып бару кагыйдәләрен бозган өчен гамәлдәге административ җаваплылык беренче чиратта, гражданнар (мәсәлән, аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр), шулай ук дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары өчен архив документларын югалту нәтиҗәләре белән чагыштырырлык булмаган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International