Лаеш районында илкүләм проект буенча төзелгән полилингваль балалар бакчасы ачылды

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе, 12:32

27 октябрьдә Лаеш районының Усады бистәсендә «демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән «Smart Kids» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды. Педагогларны һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне өй туе белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова котлады.

260 урынлы балалар бакчасында 14 төркем эшли, алтысы - 1,5 яшьтән өч яшькә кадәр булган сабыйлар өчен, җидесе - өчтән җиде яшькә кадәр балалар өчен. Шулай ук балалар бакчасында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус төркем булдырылган.

Лаеш районы өчен бу беренче шундый проект. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә кечкенәдән рус, татар һәм инглиз телләрендә сөйләшәләр, физкультура һәм музыка дәресләре, өстәмә түгәрәкләр үткәрелә.

"Мин монда балалар белән шөгыльләнү өчен уйланылган  бик күп яңа технологияләр белән таныша алдым, һәм шуны әйтәм: бирегә килгән балаларга, һичшиксез, бәхет елмайды", - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Татьяна Ларионова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International