Республиканың барлык муниципалитетларында да гериатрия кабинетлары барлыкка киләчәк

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе, 17:23

Хәзерге вакытта Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 50дән артык гериатрия кабинеты бар, ә ел ахырына кадәр тагын 21 ачылырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова Казанда демография мәсьәләләре буенча утырыш алдыннан хәбәр итте.

«Демография» илкүләм проекты балалар тууга гына юнәлтелмәгән, ул өлкән буын турында да кайгырта. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре — әлеге проектта актив катнашучылар. Без барлык муниципаль районнарда да гериатрия кабинетларын ачу бурычын куйган аз санлы төбәкләренең берсе. Без илледән артык кабинет ачтык, тагын 21 кабинет ел ахырына кадәр ачылачак. Тагын гериатрия бүлекләре ачабыз, анда кешеләр кабул итүгә генә килми, ә озак кына вакытын шунда уздыра», — диде ул.

Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, гериатрия кабинетлары хезмәткәрләренең бурычы — өлкән яшьтәге кешеләрне түшәктә ятмасыннар, ә актив булсыннар өчен нишләргә кирәклеген өйрәтү. «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә республиканың барлык муниципалитетларында да гериатрия кабинетлары барлыкка киләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International