КПРФ фракциясе утырышы узды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 09:43

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда Дәүләт Советының алдагы утырышы көн тәртибе мәсьәләләре буенча коммунист депутатлар позициясе билгеләнде. Фракция әгъзалары шулай ук 2020 елның соңгы айларында планлаштырылган чаралар турында фикер алышты.  

Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов Дәүләт Советының уналтынчы утырышы көн тәртибенең төп мәсьәләсе булып "2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" закон проекты торуын хәбәр итте.

Бюджет проектында коммунистларның социаль бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән кайбер тәкъдимнәре исәпкә алынуын билгеләп үтте,  шуңа да карамастан фракция республика бюджеты турындагы закон проектын хупламаска булды.

Аннары фракция утырышында депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International