Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 10:13

Бүген сәгать унда  алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды. Президиум парламент каравына  29 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, алар арасында 18 республика закон проекты һәм сигез федераль закон проекты бар.  

Республиканың унсигез закон проекты арасында 16 сы беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителгән, икенче һәм өченче укылышта – берәр закон проекты.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 план чорына Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты да тикшерелә, ул шулай ук бүгенге утырышның көн тәртибенә кертелгән.

Республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы мәсьәләләрне караганчы, төп финанс законы параметрларына йогынты ясаучы кайбер закон проектларын караячаклар. Аерым алганда, бу гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика Законының 25 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты (Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү өлешендә) һәм федераль бюджеттан республика бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында закон проекты (сүз элек реструктуризацияләнгән кредитларны каплау чорын озайту һәм күчерү турында бара). Ике закон проекты да беренче укылышка әзерләнгән.

Уналтынчы утырышта беренче укылышта һәм җирле үзидарә органнарына халык санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен бирү турында республика законы проектын карау планлаштырыла, ул 2021 елда узачак.

Моннан тыш, беренче укылышта шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында, җир асты байлыклары турында, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы, физик культура һәм спорт турында, фән һәм фәнни эшчәнлек турында, Татарстан Республикасы гражданнар хезмәте һәм муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары, шулай ук башка закон проектлары каралачак.

Икенче укылышка кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты әзерләнгән, ул кече һәм урта бизнес предприятиеләренә, шул исәптән үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында.

Уналтынчы утырышның көн тәртибенә өченче укылышта карау өчен инвестиция эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кертелә, ул хокукый механизмнарны камилләштерүгә һәм уңай инвестиция мохите булдыру өчен шартлар тудыруга, капиталлауларны яклауны һәм кызыксындыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Уналтынчы утырыш кысаларында депутатлар Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүматын тыңлаячаклар.

Парламент комитетлары рәисләре Светлана Захарова һәм Альберт Хәбибуллин көн тәртибенә яңа мәсьәләләрне кертү тәкъдиме белән чыктылар.

Фикер алышу нәтиҗәсендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының уналтынчы утырышының түбәндәге көн тәртибе 36 мәсьәлә кертеп расланды:

Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

«Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»
132-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында» 131-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 124-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»
125-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы кайбер закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану хакында» 80-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (III укылыш).

«Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»
110-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

«Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен бирү турында» 118-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 128-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында»
129-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2021 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 134-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» 135-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 136-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 130-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 126-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 119-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 123-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану турында» 120-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында»
102-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм «Тәмәкесез никотинлы продукцияне, никотин кертү электрон системаларын балигъ булмаганнарга сатуны тыю турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының үз көчен югалтуын тану турында»
121-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

«Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 133-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

«Фән һәм фәнни эшчәнлек турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 127-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

«Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында» 983724-7 номерлы федераль закон проекты хакында (торак милекчеләре ширкәте конференциясе институтын гамәлгә кертү өлешендә).

«Россия Федерациясе Торак кодексының 57 статьясына үзгәреш кертү турында» 991858-7 номерлы федераль закон проекты хакында (гражданның язма ризалыгы белән башка торак пункт чикләрендә торак урын бирү мөмкинлеген билгеләү өлешендә).

«Россия Федерациясе Торак кодексының 157 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 1025645-7 номерлы федераль закон проекты хакында (коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен түләүне исәпләп чыгару тәртибен бозган өчен торак йорт милекчесе алдындагы җаваплылыкны билгеләү өлешендә).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 1008818-7 номерлы федераль закон проекты турында (административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе субъекты законының тиешле статьясында (статьясы өлешендә) билгеләнгән административ штрафның минималь күләменнән кимрәк күләмдәге административ җәза билгеләү мөмкинлеге хакында).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына ветеринария өлкәсендә җаваплылыкны көчәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1021310-7 номерлы федераль закон проекты турында (ветеринария өлкәсендә кылган хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны камилләштерү хакында).

«Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 1023005-7 номерлы федераль закон проекты турында (файдалануы чикләнгән мәгълүматны тараткан өчен административ җаваплылыкны көчәйтү хакында).

«Россия Федерациясе Бюджет кодексына бюджетара трансфертлар бирүне хокукый җайга салуны камилләштерү максатларында үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Мурманск өлкә Думасының закон чыгару инициативасы хакында.

«Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең контроль-хисап органнарын оештыруның һәм аларның эшчәнлегенең гомуми принциплары турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1027267-7 номерлы федераль закон проекты турында (тышкы дәүләт (муниципаль) финанс контроле органнары эшчәнлеген хокукый җайга салуны камилләштерү максатларында).

«Россия Федерациясе Гаилә кодексының 6 һәм 165 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 1036249-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе Конституциясенең өстенлеге турында).

«Иминият пенсияләре турында» Федераль законга һәм «Тупланма пенсия турында» Федераль законга иминият һәм тупланма пенсияләр түләүгә контрольне көчәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1036457-7 номерлы федераль закон проекты турында.

«Хезмәт шартларын махсус бәяләү турында» Федераль законның 8 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1034649-7 номерлы федераль закон проекты турында (декларацияләнә торган эш урыннарында хезмәт шартлары үзгәрмәгән очракта, хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрмәскә мөмкинлек бирә торган декларациянең гамәлдә булуын чикләнмәгән вакытка билгеләү өлешендә).

«Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында» Федераль законның 13 статьясына үзгәреш кертү хакында»
1025646-7 номерлы федераль закон проекты турында (туклануны, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүләрне оештыру, укучыларның иминлеген тәэмин итү максатларында күчемсез мөлкәтне арендалау, аннан түләүсез файдалану шартнамәсен төзүнең тискәре нәтиҗәләрен югары белем бирү дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларын гамәлгә куючылар тарафыннан бәяләүне үткәрү буенча таләпләрдән чыгарма турында).

«Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклау турында» Федераль законның 17 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1031881-7 номерлы федераль закон проекты турында (мәгълүмат продукциясенә экспертиза үткәрүне гамәлгә ашыручы экспертларны, экспертиза оешмаларын аккредитацияләү процедурасы өлешендә).

Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International