Бүген парламент утырышында «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проекты кабул ителде, ул федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Бүген депутатлар «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын карадылар.
Депутатлар РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны тыңладылар, аның белән ведомство җитәкчесе Максим Скирда чыгыш ясады.
Татарстан Дәүләт Советы утырышында чүп чыгару өчен төбәк операторларына түләүдән баш тартучыларга карата штраф кертү турында закон проекты кире кагылды. Депутатлар «ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә хокуклы затларны билгеләү буенча вәкаләтләр бирү турында» закон проектын карады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.
Татарстанның киләсе ел бюджетында социаль өлкәгә чыгымнар арта. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты буенча чыгыш ясаган финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.
Дәүләт Советы депутатлары "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проекты турында фикер алыштылар. Документ ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән.
Бүген парламентарийлар «Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен 2021 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектын карады. Закон проекты федераль кануннар нигезендә эшләнгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законы проекты кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта җирле үзидарә органнарына Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен бирү турында республика законы проекты кабул ителде.