Йөк машиналарына электрон рөхсәт бирү вакыты аныкланды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 15:57

Бүген депутатлар «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын карадылар.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, документ 2021 елда автомобиль юллары буйлап авыр йөкле һәм эре габаритлы транспорт чаралары хәрәкәтенә электрон рәвештә махсус рөхсәт бирүгә күчү сәбәпле эшләнгән. Мондый рөхсәтләрне бирү федераль юл агентлыгы (Росавтодор) тарафыннан башкарылачак. Региональ, җирле әһәмияттәге һәм хосусый юлларда хәрәкәткә махсус рөхсәтләр кәгазьдә җирле хакимият органнары, шулай ук милекчеләр тарафыннан биреләчәк. 2023 елның 1 гыйнварына махсус рөхсәтләрне электрон рәвештә бирүгә тулысынча күчеп бетү каралган.

Шул ук датадан җирле үзидарә органнарыннан даими маршрутлар исемлеген үзләренең рәсми сайтларына урнаштыру бурычы алыначак. Мондый бурыч махсус рөхсәт бирүче башкарма хакимият органнары өчен генә сакланачак.

Депутатлар закон проектын беренче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде.

Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, профиль комитеты "Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында" законны мониторинглауны дәвам итә. Дәүләт Советы Рәисе тарафыннан эшче төркем төзелгән, аның составына ТР Транспорт министрлыгы һәм ДАИ вәкилләре кергән. Ноябрьдә законны камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән документларның тулы пакетын кертү, шул исәптән закон чыгару инициативасы белән федераль дәрәҗәгә чыгу планлаштырыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International