Җирле үзидарә органнарына Бөтенроссия халык санын алуны уздыру буенча өстәмә вәкаләтләр бирелә

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 13:28

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта җирле үзидарә органнарына Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен бирү турында республика законы проекты кабул ителде.

Документ нигезендә, муниципалитетлар исәпкә алучыларны биналар, транспорт һәм элемтә чаралары белән тәэмин итәргә, кадрлар әзерләргә, исәпкә алу кәгазьләрен һәм Бөтенроссия халык санын алу документларын саклау өчен сакланучы биналар һәм башка документлар бирергә тиеш була. Әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга субвенцияләр федераль бюджетта каралган.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елда узачак, дип планлаштырыла.

Депутат Эдуард Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, закон проекты алдан Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралган һәм хупланган. Юридик хезмәтләрдән кисәтүләр булмаган. Закон проектында ТР Президентының уңай бәяләмәсе бар.

Документка төзәтмәләр 12 ноябрьгә кадәр кабул ителә, аннары закон проекты икенче укылышта каралачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International