Җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 14:48

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде.

Документ конкурслар нәтиҗәләре буенча җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү процедурасын яза. Эшләүчеләр фикеренчә, бу эшкуарларның Татарстан территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм территорияне социаль-икътисадый үстерүдә катнашу ниятләре барлыгын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк.

Федераль кануннар нигезендә җир асты байлыклары кишәрлегеннән файдалану хокукы аукцион нәтиҗәләре буенча да, конкурс нәтиҗәләре буенча да бирелергә мөмкин. Эшләнгән закон проекты нигезендә конкурста җир асты байлыкларыннан файдалануның иң яхшы шартларын тәкъдим иткән кеше җиңүче булачак, дип билгеләнә. Документта җир асты байлыклары ресурсларын эзләү, бәяләү һәм разведкалау эшләре күләме һәм сроклары, җир асты байлыкларыннан файдаланганда әйләнә-тирә мохитне саклау, җирле эшче көчне яллау тәртибе һәм квоталары исәпкә алына.

«Республика закон проекты җир асты байлыкларыннан файдалану һәм гомумтаралган файдалы казылмаларны эшкәртү һәм әзер продукция җитештерү буенча яңа җитештерү куәтләре төзү өчен шартлар тудыру өлкәсендә инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттыру максатларында эшләнгән, - дип билгеләп үтте экология министры Александр Шадриков, - хәзерге вакытта җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын биргәндә инвестиция проектларының булуы исәпкә алынмый. Республикада мондый инвестпроектларны гамәлгә ашыру мисаллары бар. Аерым алганда, инвесторларның берсе 600 млн. сумнан артык инвестицияләр күләме булган завод төзегән, шул исәптән инвестор газүткәргеч линиясен уздырган һәм кырыктан артык эш урыны булдырган ".

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, Министрлар Кабинеты тарафыннан тәкъдим ителгән закон проектына барлык кирәкле бәяләмәләр дә бар. Төзәтмәләр кертүнең билгеләнгән срогы - 2020 елның 5 ноябре.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International