СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
17
март, 2026 ел
РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин Фәрит Мөхәммәтшинны, аның республика Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүен шәрехләп, бүгенге Татарстанның архитекторларыннан берсе дип атады.
17
март, 2026 ел
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан үсеше өчен башкарган дөрес эшләре белән аерылып тора. Депутат, Казан хосписы генераль директоры Владимир Вавилов бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 19нчы утырышында парламент спикеры вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаткан Фәрит Мөхәммәтшинны әнә шулай бәяләде.
17
март, 2026 ел
Фәрит Мөхәммәтшин 90нчы елларда, бөтен ил өчен авыр чорда ТР парламентын җитәкләде һәм Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең ышанычлы партнеры булды. Республика парламенты депутаты Марат Бариев, Мөхәммәтшинның ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасыннан китүен шәрехләп, шундый фикере белән уртаклашты.
17
март, 2026 ел
Бүген республика парламентының 19нчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин журналистлар белән әңгәмәсендә бу карарга аңлатма бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ