Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында законга үзгәреш кертелә

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 14:18

Дәүләт Советы депутатлары "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» ТР законы проекты турында фикер алыштылар. Документ ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кертелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова дәүләтнең иминлеге һәм тотрыклы социаль үсеше салымнар түләү йөкләмәләренең намуслы үтәлүе белән бәйле булуын искәртте. Өстәвенә, салымнарны түләү бурычы РФ Конституциясендә беркетелгән. Республикада физик затларның салымнар буенча бурычы 2 миллиард сум тәшкил итә.

Законга тәкъдим ителгән үзгәрешләр дәүләт хезмәтләрен салымнар һәм җыемнар түләү бурычларын тиешенчә үтәүгә бәйле рәвештә күрсәтүне күздә тота. Мондый алым гражданнарның игътибарын салымнар һәм җыемнар түләү буенча бурычларны үз вакытында үтәүгә юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк.

"Республика бюджеты 3 миллиард сумлык дефицит белән формалаштырылган, ә чыгымнарның шактый өлеше социаль өлкәгә туры килә. Бу күрсәткеч елдан-ел арта бара. 2021 елда социаль өлкәгә чыгымнар 5,6 процентка артачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, халыкны социаль тәэмин итүгә чыгымнар нәкъ менә салымнар һәм җыемнар түләүдән кергән акча хисабына финанслана», - дип аңлатты министр.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова  үз чыгышында халыкка булган бурычлар турында мәгълүмат җиткерү эшен көчәйтү кирәклеге турында әйтте.

Депутатлар әлеге закон проектын кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International