Парламент төбәк операторларына түләүдән баш тартучыларга карата штраф кертү турында закон проектын кире какты

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 15:35

Татарстан Дәүләт Советы утырышында чүп чыгару өчен төбәк операторларына түләүдән баш тартучыларга карата штраф кертү турында закон проекты кире кагылды. Депутатлар «ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә хокуклы затларны билгеләү буенча вәкаләтләр бирү турында» закон проектын карады.

Закон проекты нигезендә, физик һәм юридик затларның каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга төбәк операторы белән килешүе булмаса, административ җаваплылык билгеләү мөмкинлеге күздә тотыла. Закон проектын Дәүләт Советы депутаты, сәнәгать калдыклары белән эш итүче операторлар ассоциациясе президенты Марат Галиев төзегән.

«Хәзерге вакытта республиканың көнчыгыш өлешендә 73074 теркәлгән юридик затның 17089ы гына „Принта“ төбәк операторы белән каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга килешү төзегән», — диде Марат Галиев. Аның сүзләренчә, килешү төзелмәгән очракта, предприятиеләр эшендә проблемалар килеп чыга, гражданнардан шикаятьләр килә, шуңа күрә депутат фикеренчә, чүп чыгару буенча төбәк операторы белән килешү төземәгән өчен, физик һәм юридик затларга штраф салу кирәк.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров закон проектына тискәре бәяләмә турында хәбәр итте. «Каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзү таләбе федераль дәрәҗәдәге норматив хокукый актларда бар. Мондый килешү гавәми характерда, аның язма формада булмавы килешү төзелмәгән дигән сүз түгел», — диде ул.

«Татарстанның административ хокук бозулар турында кодексында мондый килешү булмавы өчен административ җаваплылык кертү РФ һәм РФ субъектлары арасында административ хокук бозулар турында закон өлкәсендәге эшне бүлүнең конституцион принциплары бозылуга китерәчәк», — дип Чубаров кире кагарга тәкъдим итте.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев законда каршылыклар булу белән килеште һәм аны камилләштерү буенча эшне дәвам итәргә тәкъдим итте.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та бу юнәлештә эшне дәвам итәргә киңәш итте һәм закон проектына карата тискәре бәясен бирде.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Марат Галиевка инициативасы өчен рәхмәтен җиткерде. Каты көнкүреш калдыкларын чыгару юнәлешендә җыелган проблемаларны хәл итү өчен алга таба да бердәм эш кирәклеген билгеләп узды.

«Барлык якларның мәнәгатьләрен дә исәпкә алып эшләү, билгеле, катлаулы һәм актуаль мәсьәлә. Профильле комитет һәм прокуратураның тискәре бәяләмәләре була торып, без закон проектын кабул итә алмыйбыз, ләкин эшче төркем составында бу юнәлештәге эшне дәвам иттерү кирәк дип саныйм», — диде парламент рәисе.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International