РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңланды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 15:54

Депутатлар РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүматны тыңладылар, аның белән ведомство җитәкчесе Максим Скирда чыгыш ясады.

Идарәнең төп бурычлары дип Максим Скирда Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы территориясендә хокукый киңлегенең бердәмлеген тәэмин итү, коммерциячел булмаган оешмаларны дәүләт теркәве өлкәсендә эшчәнлек алып бару, адвокатура һәм нотариат өлкәсендә, шулай ук гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек алып бару дип атады.

Россия Федерациясе хокукый киңлегенең бердәмлеген тәэмин итү максатларында идарә норматив хокукый актларның федераль регистрын алып бара, аларны куллануны мониторинглаганда һәм норматив хокукый актларның федераль регистрына белешмәләр керткәндә норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрә, муниципаль берәмлекләр һәм муниципаль хокукый актлар уставларын дәүләт теркәвенә ала, муниципаль берәмлекләр уставларының дәүләт реестрын алып бара, күрсәтелгән реестрдан белешмәләр бирүне тәэмин итә.

Татарстанда 2686 муниципаль берәмлек уставы теркәлгән, шуларның 1760 ы үз көчен югалткан.

Идарә 5840 коммерциягә карамаган оешма теркәлгән, шул исәптән 1751 иҗтимагый оешма, 1999 дини оешма һәм 2090 коммерциягә карамаган оешма.

2020 елда коммерциягә карамаган оешмаларга карата 34 тикшерү үткәрелгән, алар барышында административ хокук бозулар турында 136 беркетмә төзелгән һәм эшчәнлекне бетерү һәм туктату турында 60 дәгъва гаризасы судка җибәрелгән.

Адвокатура өлкәсендә контроль һәм күзәтчелекне гамәлгә ашыру өчен идарә ТР адвокатлары реестрын алып бара, анда 2412 адвокат турында белешмәләр бар.

Идарә шулай ук нотариатлар һәм гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу органнары эшчәнлегенә контроль алып бара, халыкара характердагы хокукый ярдәм күрсәтә, ТР буенча УФСИН, ТР буенча УФССП, РФ Юстиция министрлыгы һәм РФ Юстиция министрлыгының Казан дәүләт суд экспертизасы үзәге эшчәнлеген координацияли.

Максим Скирда шулай ук депутатлар сорауларына җавап бирде.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International