Алдагы өч елга «Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 14:26

Татарстанның киләсе ел бюджетында социаль өлкәгә чыгымнар арта. Бу хакта Дәүләт Советы утырышында «2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР закон проекты буенча чыгыш ясаган финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте.

Закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Радик Гайзатуллин әйтүенчә, консолидацияләнгән бюджетта социаль өлкә чыгымнары киләсе елда 5,6 процентка, 2022 елда 8,6 процентка, 2023 елда 11,7 процентка артачак. Иң күп чыгымнар сорый торган «Мәгариф» тармагына чыгымнар киләсе елда 101,7 млрд сум булыр дип көтелә.

Табышка салым киләсе елда 77 млрд сум булыр дип ниятләнә. Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына кертеләчәк физик затлар кеременә салым 81,5 млрд сум булыр дип көтелә. Татарстан Республикасы бюджетына шушы ук салым 57,2 млрд сум тәшкил итә. 2021 елда оешмалар мөлкәтенә салым суммасы 26 млрд күләмендә фаразлана.

Татарстан бюджетының салымнан тыш керемнәре 12,6 млрд сум, консолидацияләнгән бюджетка салымнан тыш керемнәр 16,8 млрд сумнан гыйбарәт. Федераль бюджеттан кертемнәр киләсе елга ТР бюджетына 40,9 млрд сум. 2021 елда һөнәри табышка салым кереме 157 млн сум булачак.

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин 2021 елгы бюджетта барлык чыгымнарның 77 процентын социаль әһәмияткә ия чыгымнар тәшкил итүен искәртте. «Халыкның социаль якланган булуын саклап калу өчен, әле ул акчаларны эшәргә кирәк. Бюджет үтәлеше ягыннан бик катлаулы, шулай булса да, социаль өстенлек саклана", - диде.

Киләсе елда Татарстанда бюджет чыгымнарын тотуга чама белән карарга кирәк, дип белдерде мәсьәләне караганда  Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин.

«Бюджет югалтулары быел тугыз ай эчендә 33 млрд сум тәшкил итә. Быел без югалтуларны тулысынча капларга өлгермәячәкбез. Икътисадны һәм бюджетның керемнәрен торгызу эше киләсе ел башына кала дигән сүз. Бюджетның чыгым өлешен рациональ планлаштырырга һәм өстәмә шартлар белән йөкләмәскә», — диде Леонид Якунин.

Аның сүзләренчә, бюджет проекты республика Президенты парламентка Юлламага куйган бурычлардан чыгып төзелгән. «Барлык төп социаль бурычларны хәл итү, яңа ярдәм чаралары белән тәэмин итү ниятләнә. Бюджет социаль юнәлешен саклый. Тормыш өчен куркынычсыз шартлар тудыру, икътисадны ныгыту, цифрлы технологияләрне үстерү максатлары үзгәрешсез кала», — диде депутат.

Ул, закон проекты буенча, 2021 елга бюджетның керем өлеше, баштагы фаразланган күрсәткечкә караганда, 2 млрд сумга ким булуын искәртте. «Алдагы өч елда бюджет сәясәтендә озак вакытка исәпләнгән баланслык, тотрыклык булырга тиеш», — диде Леонид Якунин. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International