Инвестиция эшчәнлеге турында законга үзгәрешләр кертелә

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 14:12

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының (закон актлары нигезләмәләренең) үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы законы проекты кабул ителде.

Документны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев тәкъдим итте. Закон проекты 1998 елда кабул ителгән «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» республика законын аның мониторингы нәтиҗәләре нигезендә, шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның уңай шартларын тудыру буенча федераль дәрәҗәдә билгеләнгән яңа хокукый механизмнарны исәпкә алып, актуальләштерүгә юнәлтелгән.

Закон проекты тарафыннан инвестиция проектларына дәүләт ярдәме чаралары билгеләнә, шулай ук инвесторлар хокуклары тотрыклылыгының дәүләт гарантияләре кертелә.

Марат Галиев закон проектын эшләүдә кайбер республика ведомстволары вәкилләре катнашты, дип билгеләп үтте.

Депутатлар закон проектын икенче укылышта һәм тулаем  хуплады.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International