Республика спорт федерацияләре дәүләт аккредитациясен үтәчәк

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 16:02

Бүген парламент утырышында «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проекты кабул ителде, ул федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Закон проектында Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт өлкәсендә вәкаләтләренә республика спорт федерацияләренә дәүләт аккредитациясе үткәрүне кертү тәкъдим ителә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының студентлар һәм студентлар лигалары арасында Татарстан Республикасы территориясендә төбәкара, гомумроссия һәм халыкара спорт ярышларын үткәрү хокукы башка укучыларга, шул исәптән мәктәп спорт лигаларына да кагыла.

Шулай ук закон проекты белән Татарстан Республикасы Законына спорт клубларының хокукларын һәм бурычларын билгели торган, шулай ук корпоратив спортны һәм мәктәп спортын популярлаштыруга юнәлдерелгән нигезләмәләр өстәү тәкъдим ителә.

Закон проекты беренче һәм өченче укылышта хупланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International