"Бердәм Россия" партиясенең берләшмәләре республика координация советы оешты

2020 елның 30 октябре, җомга, 13:55

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов ТР муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең депутат берләшмәләре (фракцияләр һәм төркемнәр) республика координация советының оештыру утырышын уздырды. Ул партиянең республика бүлеге башкарма комитетында дистанцион режимда узды.

Юрий Камалтынов район һәм шәһәр советларында "Бердәм Россия" фракцияләре вәкилләре белән очрашуны ачып, район һәм шәһәр советлары депутатларына сайлау компаниясен әзерләүдә һәм уздыруда зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Эшнең сыйфаты һәм сайлау нәтиҗәләре безнең партия әгъзаларының югары профессиональлеген күрсәтте, алар Татарстан Президентын һәм җирле хакимият органнары депутатларын сайлауларны оештыруда катнашты", - дип билгеләде ул.

Утырышта катнашучыларга "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк сәяси советы президиумы карары турында искә төшереп, Юрий Камалтынов республика парламентында партия фракцияләренең һәм муниципаль дәрәҗәдәге советларның сайлаучылар наказларын үтәү өчен үзара хезмәттәшлегенең актуальлеген ассызыклады.

Аннары утырышта катнашучылар Республика координация советын төзү турында карар өчен тавыш бирделәр, совет турында нигезләмәне расладылар һәм аны рәис урынбасарлары һәм совет президиумы әгъзаларын сайладылар. Совет рәисе итеп Юрий Камалтынов сайланды.

Утырыш азагында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов партиядәшләренең игътибарын үз муниципаль берәмлекләрендә волонтерлык хәрәкәтенә актив ярдәм итәргә чакырды. "Коронавирус таралу куркынычы арта барган шартларда безнең эшчәнлекнең бу юнәлеше мөһим әһәмияткә ия", - дип йомгаклады ул сүзен.

Утырыш эшендә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча парламент комитеты рәисе урынбасары, " “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе  җитәкчесе Камил Садриев катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International