Торак төзелеше мәсьәләләрен хәл итү буенча Татарстан тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә билгеләнде

2020 елның 30 октябре, җомга, 17:10

Бүген индивидуаль торак төзелешен үстерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Киңәшмәне өлешчеләрнең хокукларын яклау буенча партиянең Генераль советы президиумы эш төркеме җитәкчесе, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский уздырды. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы торак төзелеше мәсьәләләрен хәл итү буенча лидерларның берсе.

Фикер алышуда шулай ук Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада торак төзелеше дәрәҗәсе югары - ел саен 2,4 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырыла, шул исәптән 1,1 миллион квадрат метрны шәхси торак төзелеше тәшкил итә.

2030 елга кадәр ел саен 3,6 миллион квадрат метр торак төзү бурычы куелган, шуларның 1,8 миллионы шәхси торак төзелешенә туры киләчәк. Монда ихтыяҗ бар, дип басым ясады Татарстан парламенты башлыгы. Бу нисбәттән авыл ипотекасы һәм шәхси торак төзелешенә юнәлтелгән берничә илкүләм проект файдаланыла. Авыл ипотекасы кысаларында Татарстанда 2,5 миллиард сумлык 1,1 меңнән артык кредит рәсмиләштерелгән.

Утырышта катнашучылар комплекслы төзелешкә кагылышлы барлык тармак программаларын бергә эшләтү зарурлыгына, шәхси торак төзелеше өчен ташламалы ипотека программаларын киңәйтү, канун базасын камилләштерү һәм башка актуаль сорауларга игътибар бирделәр.

«Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркемен җитәкләүче Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш өлкәсендәге гамәлдәге законнарның аерым нигезләмәләрен нәтиҗәлерәк гамәлгә ашыру турында мәсьәләне берничә тапкыр күтәрде, бу шәхси торак төзелеше үсеше процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

"Бердәм Россия" мәйданчыгында үтә актуаль мәсьәләләр буенча эксперт һәм иҗтимагый фикер алышулар уза, Россия Президенты Владимир Путин куйган бурычларны нәтиҗәле хәл итү юллары турында фикер алышалар, алар тиздән федераль һәм республика законнарының көчен алачаклар һәм гражданнар өчен торак алу мөмкинлеген арттырырга ярдәм итәчәкләр", - дип йомгак ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International