Фәрит Мөхәммәтшин Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләде

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе, 16:43

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин 2019-2020 еллар сезонында Мәктәп волейбол лигасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты. Лиганың финал уеннары Казанның Волейбол үзәгендә узды. Мәктәп волейбол лигасының зона уеннарында 2087 команда, 15 меңнән артык бала катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия массакүләм спорт тарихында беренче тапкыр бик күп мәктәп укучылары катнашында яңа спорт турниры оештырылуын һәм аның бик шәп уздырылуын әйтте. «Безнең лига мәктәп укучылары арасында бердәнбер һәм иң масштаблы волейбол форумы. Коронавирус куркынычы булуына карамастан, турнирның югары дәрәҗәдә узуы куанычлы. Төп максат үтәлде — мөмкин кадәр күбрәк бала һәм яшүсмер массакүләм волейболга җәлеп ителде», — диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин турнир уңышына республика Мәгариф һәм фән, Яшьләр, Спорт министрлыклары, шулай ук «Зенит-Казан» һәм «Динамо — Ак Барс» волейбол клублары, муниципаль хакимият, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре зур өлеш кертүен искәртте.

«2018-2019 еллар сезонында турнир Казанда „пилот“ режимында узды. Быелгы сезон уеннары аның тулаем республикада популяр булуын күрсәтте, Мәктәп лигасы потенциалын ачты һәм киләчәктә турнир Татарстан чигеннән чыгарга мөмкин дигән өмет тудырды. Әлбәттә, болар барысы да, шул исәптән үз командаларын әзерләү, ярышларда катнашуны оештыру белән шөгыльләнүче физкультура укытучылары ярдәмендә мөмкин булды», — диде ул.

Бүген Волейбол үзәгендә 2020-2021 еллар спорт сезонында Мәктәп волейбол лигасы турнирын үткәрү турында Килешүгә кул кую тантанасы булды. Аны ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм ТР яшьләр министры урынбасары Ринат Садыйков имзалады.

«Мондый спорт турнирында катнашу балаларны урамның тискәре йогынтысыннан аера, үз мәктәбе һәм районы өчен горурлык тәрбияли. Лига шулай ук физкультура укытучылары һөнәренең абруен арттыруга ярдәм итә. Без Волейбол федерациясендә, спортның иң массакүләм һәм актив төрләренең берсе буларак, волейболны үстерү буенча башкарган эшләре өчен, аларны кызыксындыру мөмкинлеген эзләячәкбез», - диде Мөхәммәтшин. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International