Марат Әхмәтов: “Таба” этнофорумы Татарстан яшьләренең күңел халәтен чагылдыра”

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:06

4 ноябрь ТР Милли китапханәсендә «Таба» яшьләр этнофорумы үтте. Чарада катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

«Таба» этнофорумында 18-35 яшьтәге егетләр һәм кызлар милли мәдәният һәм фольклор өлкәсенә караган проектларын тәкъдим итте. Халыклар бердәмлеге көнендә 100 этно-проектның 17се акселератор питчинг сессиясендә катнашты. Бу чара үз эшен башлап җибәрүчеләргә инвесторлар табу максаты белән оештырылды.

Җиңүчеләргә 50 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Болар – Ethno sound проекты авторлары Герман Винокуров белән Павел Александров, «Традицион халык уеннары» Youtube каналы авторы Евгений Шутько һәм «Урам театры “Этно“ спектакле» авторы Гөлназ Ханнанова.

«Форумның Халыклар бердәмлеге көне белән туры килүе күркәм күренеш. Биредә без яшьләрнең иҗат эшчәнлеген чагылдырган проектларны күрәбез. Күңелемә хуш килгәннәре күп булды. Бу форумны, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк. “Таба” этнофорумы Татарстан яшьләренең күңел халәтен чагылдыра», — диде Марат Әхмәтов.

Грантларга ия булган проектларны аерым-аерым карап үтик. Әйтик, Ethno sound проекты Идел буе халыкларының этник музыкасын туплау белән бәйле. Герман Винокуров белән Павел Александров, төрле төбәкләргә экспедиция белән йөреп, бай материал тупларга теләүләрен әйттеләр. Алар милли уен кораллары тавышларының ачык архивын булдыруны максат итеп куя.

Кайбер катнашучыларга махсус бүләкләр дә тапшырылды. ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова «Folk pro» иҗади лабораториясен балалайка алу өчен сертификат белән бүләкләде. «У Ен балаларга» командасы Yummy music лейблыннан сингл чыгарыру сертификатына ия булды. Өстәвенә, шушы төркемгә Ижевскидагы «Грифон» арт-үзәгендә концерт оештыруда ярдәм күрсәтеләчәк.

«Концерттан соң балалар безнең нинди инструментта уйнавыбыз белән кызыксыналар. Шуңа күрә без концерт-лекция оештырырга, анда мари халкының традицион уен кораллары турында сөйләргә булдык. Киләчәктә Әгерҗе белән Алабуга районнарында лекция-концертлар оештырырга ниятлибез, чөнки Татарстанның шушы районнарында марилар күпләп яши», — диде «У Ен балаларга» проектын  тәкъдим итүче.

«Онлайн татар телендә сөйләшү клубы Skytat» проектын тәкъдим иткән Данил Идиятуллинга Бөтендөнья татар конгрессы планшет бүләк итте. Марат Әхмәтов Данилга проектын тормышка ашырырга булышлык күрсәтергә вәгъдә итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International