Республика Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовны соңгы юлга озатты

2020 елның 13 ноябре, җомга, 12:45

Бүген Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында соңгы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов белән хушлашу тантанасы булды.

Туган илгә мәхәббәтен, яшьләргә батырлык үрнәген калдырып Борис Кузнецов китеп барды. Татарстанда Советлар Союзы Герое исемен йөрткән кешеләрнең соңгысы иде ул. «Бүген легендабызны соңгы юлга озатабыз. Ул республиканың гына түгел, илнең горурлыгы. Җиңү парадында катнашкан кеше», – диде Рөстәм Миңнеханов матәм чарасында.

18 яше тулыр-тулмас Советлар Союзы Герое исемен алган, 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган тарихи Җиңү парадында катнашкан Борис Кузнецовны Казандагы Арча зиратында җирләделәр. Хушлашу мәрасиме Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узды. Аны соңгы юлга озатырга республика җитәкчеләре, хәрбиләр, ветераннар, якыннары килде. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы, Ленин, Кызыл Байрак орденнары, «Алтын Йолдыз» медале һәм бик күп югары бүләкләр иясе булган Борис Кузнецовны барысы да ватанпәрвәр, көчле рухлы, шат күңелле шәхес иде дип искә алды. Аның язмышында бөтен ил язмышы, җиңүчеләрнең батырлыгы чагыла. Тормышы Ватанга тугрылык, ярату, батырлык, үз-үзен корбан итәргә әзер булу хисе белән сугарылган. Ул – батырлык үрнәге, республиканың ветераннар хәрәкәтендә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе, дип сөйләделәр аның турында.

– Миңа Борис Кузнецов белән аралашу бәхете насыйп булды. Әле күптән түгел генә очрашкан идек. Шулай тиз генә китәр төсле түгел иде. Аның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтү хыялы бар иде. Ул – киңкырлы шәхес, аны балалар да, өлкәннәр дә яратты. Бу – зур югалту. Урыны оҗмахта булсын, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов хушлашу мәрасимендә.
Мәрасимдә катнашучы һәр кеше соңгы Геройны зур хөрмәт белән искә алды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән Борис Кузнецов турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

– Борис Кириллович бик ватанпәрвәр кеше иде. Мин аның уникальлегенә таң кала идем. Өлкән яшьтә булса да, теләсә кайсы очрашуда бик оста чыгыш ясады. Аның хәтере яхшы, Бөек Ватан сугышында, аннан соң булган барлык вакыйгаларны яхшы хәтерли иде. Без яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләячәкбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International