Казанда "Хәзерге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» күргәзмәсе ачылды

2020 елның 13 ноябре, җомга, 20:53

Бүген Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында «Кафтан. Хәзерге төрек дизайнерлары күзлегеннән Госманлы империясе костюмнары» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кунакларын һәм оештыручыларын Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова сәламләде.

Күргәзмәне Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Эрикан ачты. «Анталиянең Олгунлашма институты галимнәре тарихи чыганакларга таянып, Сөембикә ханбикәнең тормышын өйрәнгәннән соң, аның костюмын тегәргә ниятләделәр. Сюрприз буларак, бу киемне Анталиядән Казанга махсус алып килдек. Без Сөембикәнең татар халкы өчен никадәр кадерле икәнен беләбез. Кием иске китаплардан, гравюралардан карап эшләнгән. Ул тулысынча кулдан тегелгән һәм бизәлгән», — диде Әхмәт Эрикан.

Костюм бәрхет, тафты, ясалма мех кулланып тегелгән. Кулдан эшләнгән күн һәм пыяла сәйләннәрдән ясалган аксессуарлар белән бизәлгән. Башлыгы — киездән һәм күннән, өсте шифон бөркәнчек белән капланган.

Әлеге күргәзмәдә Төркиянең традицион кием-салымын һәм сәнгатен фәнни яктан тикшерүче һәм өстәмә белем бирүче Анталия шәһәренең Олгунлашма институты һәм Истанбулның Олгунлашма Сабанджи институты галимнәре әзерләгән Госманлы империясе чоры киемнәре тәкъдим ителә.

Кафтаннарны теккәндә төрек солтаннары яшәгән чорга хас тукымалар, шул исәптән, ефәк, бәрхет, тафта, сатин, шифон, парча кулланылган. Түрдәге урынны Хүррәм солтан кигән костюмга охшатып эшләнгән өс киеме алган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International