Депутатлар балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

16 ноябрь 2020 ел., дүшәмбе 17:21

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар Татарстанда балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралары турындагы сорауны карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Утырышны ачканда комитет рәисе Светлана Захарова 2018 елда Дәүләт Советының комитетка биргән йөкләмәсен искә төшерде.

Әлеге сорау буенча мәгълүматны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева бирде.

Быел балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән Татарстанда 10,6 млрд бүлеп бирелгән, шул исәптән 7 млрд сум - федераль бюджеттан, 3,6 млрд республика казнасыннан.

Наталья Бутаева әйткәнчә, 2020 елда РФ Президенты фәрманы белән, 3тән 7 яшькәчә балаларга өстәмә түләү кертелгән (күләме - 4686,5 мең сум). Республикада мондый ярдәм кеше башына уртача кереме 9 450 сумнан артмаган гаиләләрдәге 51 мең балага бирелеп бара.

Татарстанда шулай ук, 2018 елдан башлап, авыл җирендә яшәгән аналарга махсус ярдәм күрсәтелә: 25 яшькә хәтле чорда беренче баласын тапкач - 50 мең сум, 29 яшькәчә өченче һәм аннан да артыграк бала тапкан очракта йөзәр мең сум бирелә. Әлеге ярдәмне 6,5 мең хатын-кыз алган. Ел саен бу максатка 165 млн сум акча бүлеп бирелә.

Шуның өстенә, республика бюджетыннан биш һәм аннан да артык баласы булган гаиләләргә, кеше башына кереме яшәү минимумыннан артмаган очракта, аерым пособие түләнә. Бу чараларга 2020 елда 223 млн сум тотылган.

Яңа төрле вирус куркынычы таралу сәбәпле, республикада эшсезлек арткан. Сентябрьдә ул күрсәткеч 79 мең кешегә җиткән. Хәзер эшсезләргә түләнә торган пособие күләме 8 меңнәнә 12130 сумга кадәр арттырылган.

Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова ана капиталы турында мәгълүмат бирде. Әлеге төр ярдәмнең күләме 2020 елдан 466 617 сумга күтәрелгән. Икенче балага ана капиталы 616 617 сум күләмендә түләнә. 2020 елның 1 ноябренә кадәр Татарстанда 29 мең ана капиталы сертификаты бирелгән.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да мохтаҗ гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

Парламент комитеты җитәкчесе Светлана Захарова утырышта телгә алынган тәкъдимнәрнең исәпкә алыначагын хәбәр итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International