Бюджет турындагы закон проекты икенче укылышка әзерләнде

17 ноябрь 2020 ел., сишәмбе 12:00

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар "2021 елга һәм 2022-2023 еллар план чорына ТР бюджеты турында" ТР законы проектына килгән өстәмәләрне карап тикшерде. Барысы 357 өстәмә килгән, шуларның 47се төп саннарга кагыла, калганнары - төрле статьяларга үзгәрешләр кертү турында.

Комитет рәисе Леонид Якунин әйткәнчә, республиканың киләсе өч елга каралган бюджеты авыр шартларны исәпкә алып формалаштырылган. Тугыз ай эчендә югалтуларның 34 млрд сумга җитүенә карамастан, керемнәр күләме алдан фаразлаган күләмнән нибары 2 млрд сумга гына кимрәк планлаштырыла.

Леонид Якунин икенче укылышка закон проектына 357 төзәтмә керүен хәбәр итте: хөкүмәттән - 332, КПРФ фракциясеннән - 19, Бюджет комитетыннан - 5 һәм депутат Ркаил Зайдуллиннан   - 1.

Финанс министры Радик Гайзатуллин күпчелек өстәмәләр һәм төзәтмәзләрнең федераль бюджеттан киләчәк акчалар белән бәйле булуын билгеләп үтте.

КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзе тәкъдим иткән төзәтмәләрне кире алачагын белдерде. "Без тәкъдим иткән 47 өстәмә теге яки бу күләмдә республика җитәкчелеге тарафыннан яклау тапты һәм закон проектында чагыла", - диде ул.

Депутат Ркаил Зайдуллин шулай ук үзенең төзәтмәсен кире алды.

Утырышта шулай ук башка сораулар да каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International