Парламент комитеты, Чирмешән районында җинаятьчелекне кисәтү эше канәгатьләнерлек, дип саный

17 ноябрь 2020 ел., сишәмбе 14:05

20 октябрьдә уздырылган утырышта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты депутатлары хокук тәртибе һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш сорауларын карадылар һәм берничә федераль закон проектлары буенча фикер алыштылар.

ТР Югары суды Рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдиме белән комитет берничә суд участогына җәмәгать судьялары итеп сайлауга кандидатларны хуплады. Алар арасында Диана Федотова (Бөгелмә районының 1нче суд участогына), Гөлназ Гыйлемханова (Чаллы шәһәренең 13нче суд участогына), Ирина Бурханова ( Чаллы шәһәренең 19нчы суд участогына), Наталья Попова (Чаллы шәһәренең 20нче суд участогына) бар. Шувлай ук Дания Галләмова (Казанның Идел буе районындагы 3нче суд участогы) белән Газинул Әхәтов (Чистай районының 2нче суд участгогы) бер елга судья вазифаларын башкаруга тәкъдим ителде.

Чирмешән районында җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм хокук бозуларны кисәтү эшчәнлегенең торышы турында мәгълүмат белән утырышта Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин чыгыш ясады.

2020 елның 9 аенда районда 128 җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 33 процентка кимрәк.

Районда 18 халык дружинасы оештырылган, аларга 370 кеше йөри. Дружиначылар катнашында 11 аңминистратив хокук бозу ачылган.

Өстәмә мәгълүмат белән Эчке эшләр министрлыгыннан Марат Фәтхуллин, Яшьләр эшләре министры урынбасары Аннаа Кондратьева һәм Республика балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе җаваплы серетаре Илсөяр Гарифуллина чыгыш ясадылар.

Комитет җитәкчесе урынбасары Александр Чубаров Чирмешән районында хокукбозуларны кисәтү эшләре оештыру мәсьәләсен парламент контроленнән төшерү мөмкинлеген тәкъдим итте, әмма район җитәкчелеге белән киләчәктә дә бу юнәлештә эшләү зарурилыгына басым ясады.

Комитет рәисе Шакир Яһудин район җитәкчелегенә бу юнәлешне төрле яклап анализларга кирәклегенә басым ясады.

Депутатлар сорауны контрольдән төшерү тәкъдиме белән килештеләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International