Депутатлар авыл хуҗалыгын үстерү һәм һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасын үтәү йомгаклары буенча фикер алышты

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе, 15:28

Бүген Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты депутатлары «2013 - 2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгаклары буенча фикер алыштылар, шулай ук җир асты байлыклары турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карадылар.

2020-2021 елларда Татарстан районнарында 31 югары технологияле сөтчелек комплексы төзелеше ниятләнә. Моңа 10,4 млрд сумнан артык инвестиция каралган. Бу хакта Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Шулай ук, 5 мең һәм 2,1 мең башка исәпләнгән сарык комплекслары буенча ике сынау проектын гамәлгә кертү көтелә. 5 мең һәм 1,5 мең баш мөгезле эре терлеккә ашату мәйданчыклары төзү ниятләнә.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр терлек азыгы әзерләү үзәкләре төзелеше буенча актив эш башлаган. Бүген 15 авыл хуҗалыгы формированиесендә стационар терлек азыгы болгату җиһазлары кулланыла.

«Заманча сөтчелек комплексларын төзү һәм гамәлгә кертү хәзерге вакытта сөт җитештерүнең үсешен тәэмин итә. Производствоны ел саен 2-3 процент дәрәҗәсендә арттыру өчен нигез булдыралар», — диде Наил Залаков.

Быел тугыз ай эчендә Татарстанда сөт җитештерү, узган елга караганда, арткан.

«Тугыз ай эчендә барлык хуҗалыкларда 1,482 млн тонна сөт җитештерелгән. 2019 елга караганда, 2,2 процентка күбрәк. 353,6 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. 2019 ел белән чагыштырганда, 2,7 процентка артык», — диде Наил Залаков.

Бүген терлекчелек фермаларын югары технологияле җиһазларга күчерү эше дәвам итә. Хәзерге вакытта 1200 сөтүткәргеч, 130 савым залы, 79 робот савучы, 1300 тан сөт суыту танкы, 950 миксер бар. Яңа терлекчелек объектлары төзелеше дәвам итә.

Барлык категория хуҗалыкларда 1 млн башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 334 мең баш сыер, 512 мең баш дуңгыз, 349 мең баш сарык һәм кәҗә, 19,2 млн баш кош.

Быел тугыз ай эчендә Татарстанга Европа илләреннән ике меңгә якын баш тана кертелгән. Шул исәптән, Даниядән — 1085 баш, Германиядән — 366 баш, Венгриядән — 291 баш, Эстониядән — 205 баш.

«Республикага кертелгәнче барлык терлек карантин уза. Хуҗалыкларда нәселле терлек өчен уңайлы шартлар тудырыла, тулы куәтле балансланган тукландыру оештырыла. Барлык ветеринария-профилактик чаралар үткәрелә», — диде Наил Залаков.

Аның әйтүенчә, читтән кертелгән нәселле малдан яшь терлек үлеме зоотехник нормаларга туры килә. Ул, шулай ук, сөт җитештерү юнәлешендәге терлекчелектә мәгълүмати технологияләр кертү буенча быел сынау проекты гамәлгә кертелгәнен әйтте.

Татарстанда терлекләрне идентификацияләү программасын үтәүдә лидерлар мәгълүм.

Терлекне идентификацияләү буенча алдынгылар исемлегендә — Чирмешән (400 баш яки баш санының 9,65 проценты), Лениногорск (779 баш яки 7,35 процент), Арча (1678 баш яки 4,54 процент), Балтач районнары (869 баш яки баш санының 2,17 проценты).  

«Бүген республикада терлекләрне исәпкә алу программасында 5,5 мең мөгезле эре терлек теркәлгән, бу барлык баш санының 0,79 процентын тәшкил итә. 43 районның 19ында эш башланган».

"Быел үтәлмәскә мөмкин булган дәүләт программасының ниндидер параметрлары бармы?" - дип кызыксынды Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. «Бүгенге көнгә башкарылу 100% тәшкил итә, барлык күрсәткечләрне без башкарырга планлаштырабыз», - дип җавап бирде Наил Залаков.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International