Торак йортлар янында тавышлы аудиорекламаны тыярга планлаштыралар

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе, 15:50

Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты торак йортлар янында тавыш көчәйткечләрне һәм тавышлы башка рекламаны тыярга вакыт җитте, дип саный. Тәкъдимне элегрәк Әстерхан өлкәсе Думасы керткән иде, ә Татарстан депутатларына аны комитет рәисе Лотфулла Шәфыйгуллин тәкъдим итте.

«Закон чыгару инициативасы күпфатирлы йортларда тавыш-техник җиһазлары кулланып эшләнгән тавыш рекламасын тыюны тәкъдим итә. Инициатива гражданнарның уңайлы мохиткә хокукларын яклауга юнәлдерелгән», - дип аңлатты Лотфулла Шәфыйгуллин.

Закон проекты авторлары реклама роликлары еш кына тавыш көчәйткечләр аша көне буе «әйләндерелә», дип искәртә. Шул ук вакытта тавыш дәрәҗәсе санитар нормалардан артмаса да, ул реклама тирә-юньдәге йортларда яшәүчеләрнең күңеленә тия.

ТР Дәүләт Советы депутатлары закон тәкъдимен хуплады. Алга таба үзгәрешләр «Реклама турында»гы федераль законга кагылырга мөмкин. Элегрәк Татарстанда Реклама турындагы законны барыннан да элек нинди ысуллар белән ешрак бозулары билгеле булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International