Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча Россия чемпионы Евгения Косецкая белән очрашты

2020 елның 20 ноябре, җомга, 13:47

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бадминтон буенча алты тапкыр Россия чемпионы, Татарстан спортчысы Евгения Косецкая белән очрашты.

«Сезне чын күңелдән котлыйм. Сез туган Татарстаныбызны һәм тулаем алганда Россияне данга күмәсез. Республикада бадминтонның актив рәвештә үсеш кичерүенә шатмын, сезнең өчен җан атачакбыз», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит  Мөхәммәтшин спортчыга.

Косецкая рәттән алтынчы мәртәбә бадминтон буенча Россия чемпионы булып танылды — турнир 30 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Гатчина шәһәрендә узды.
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International