Фәрит Мөхәммәтшин Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

2020 елның 20 ноябре, җомга, 14:17

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде.  

"Аның бөтен тормышы һәм эшчәнлеге Аллага һәм кешеләргә тугрылыклы һәм аңлы хезмәт итү үрнәге булды, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе адресына юлланган телеграммада, - рухи кыйммәтләрне һәм югары әхлакый идеалларны эзлекле яклал, христиан диненең какшамас постулатларын йөрәкләрендә тамыр җәйү буенча тырышып эшләве белән киң җәмәгатьчелек тарафыннан танылу казанды".

Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, Владыка Феофан һәркемгә хас булган  яхшылыклар - мәхәббәт, гафу итү, шәфкатьлелекне актив үстергән. «Аның республикабызда динара һәм милләтара диалогны үстерүгә, тынычлыкны һәм иҗтимагый татулыкны ныгытуга керткән өлеше саллы, - диелә телеграммада, - Аның Югары Мәрхәмәтле руханилыгы турындагы якты истәлек  күңелләребездә мәңгегә сакланачак".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International