Дәүләт Советының унҗиденче утырышы ачылды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:23

Бүген сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы ачылды.  Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, югары суд органнары, Прокуратура һәм республика министрлыклары җитәкчеләре катнаша.

Фикер алышканнан соң алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы каравына түбәндәге мәсьәләләрне кертергә карар кылынды:

1.      Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.      Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару турында.

3.      «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 124-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

4.      «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында»

125-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

5.      «Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен бирү турында» 118-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (II укылыш).

6.      «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 28 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 126-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

7.      «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 119-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

8.      «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 

122-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9.      «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законының 24 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»

98-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10.    «Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелгән социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 137-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11.    «Салым  салуның  гадиләштерелгән системасын  кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»

138-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12.    «Татарстан Республикасы территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 140-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13.    «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына, «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына һәм «Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү һәм Татарстан Республикасы бюджет законнары актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору хакында» 141-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14.    «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 139-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15.    «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» 85-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16.    2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проекты турында.

17.    Җир кишәрлекләрен беренче чиратта инвалидлар һәм составында инвалидлар булган гаиләләр  алу  тәртибен һәм шартларын законнар белән җайга салу мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгате турында.

18.    «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хакында.

19.    «Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә эшчәнлекне камилләштерү өлешендә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1021307-7 номерлы федераль закон проектына төзәтмәләр хакында.

20.    2019 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты доклады.

21.    Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе мәгълүматы.

22.    «Россия Федерациясе Бюджет кодексына казна хезмәт күрсәтүләре һәм казна түләүләре системасы өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актлары аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану хакында» 1040067-7 номерлы федераль закон проекты турында.

23.    «Реклама турында» Федераль законның 19 статьясына үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Әстерхан өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

24.    «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законның 216 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 1027487-7 номерлы федераль закон проекты турында (бөлгенлеккә төшкән дип танылган гражданга эшкуарлык эшчәнлеген башкару тыела торган срокны либерализацияләү өлешендә).

25.    «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.3 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1034662-7 номерлы федераль закон проекты турында (техникадан һәм җайланмалардан файдалану кагыйдәләрен яисә нормаларын бозган өчен җаваплылыкны арттыру өлешендә).

26.    «Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының саны турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1041683-7  номерлы федераль закон проекты турында (Ленинград өлкәсендә җәмәгать судьялары санын арттыру хакында).

27.    «Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының саны турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1042553-7  номерлы федераль закон проекты турында (Краснодар краенда җәмәгать судьялары санын арттыру хакында).

28.    «Дәүләт геном теркәү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1048800-7 номерлы федераль закон проекты хакында (мәҗбүри рәвештә дәүләт геном теркәү уздырылырга тиешле затлар исемлеген киңәйтү өлешендә).

29.    «Россия Федерациясе Урман кодексының 981 статьясына үзгәреш кертү турында» 1040722-7 номерлы федераль закон проекты хакында (урман кишәрлекләрен арендага алган намуссыз затлар һәм урман утыртмаларын сатып алучылар реестрын алып бару тәртибен хокукый җайга салудагы бушлыкны бетерү өлешендә).

30.    «Балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклап калу турында» Федераль законның 26 статьясына үзгәреш кертү хакында» 1042427-7 номерлы федераль закон проекты турында (балыкчылык участогында су биологик ресурсларын чыгаруның (тотуның) минималь күләмен билгеләү өлешендә).

31.    «Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында» Федераль законның 5 һәм 6 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1040111-7 номерлы федераль закон проекты турында (маска киеп йөрү режимын үтәү мәҗбүри булган югары әзерлек режимы яисә гадәттән тыш хәл кертелгәндә гавами чарада катнашучыларга маска яисә башка индивидуаль саклану чаралары киеп йөрү хокукын бирү өлешендә).

32.    «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законның 7 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 1030137-7  номерлы федераль закон проекты турында (дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларның вазыйфаи затлары тарафыннан гражданнарның һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен камилләштерү өлешендә).

33.    «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 23.27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 1029432-7  номерлы федераль закон проекты турында (су биологик ресурсларын саклауны камилләштерү максатларында).

34.    «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына Россия Федерациясе тәнкыйди мәгълүмат инфраструктурасының иминлеген тәэмин итү өлкәсендә законнарны бозган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» 1048574-7  номерлы федераль закон проекты турында.

35.    «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 3.5, 8.32, 20.4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында»

1036538-7  номерлы федераль закон проекты турында (янгын куркынычсызлыгын бозган өчен административ җаваплылыкны арттыру хакында).

36.    Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында миграция сәясәте өлкәсендә башкарыла торган эш турында».

37.    Төрлесеннән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International