Дәүләт Советы 2021-2023 елларга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектын кабул итте

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе, 11:06

Бүген депутатлар «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проектын кабул итте.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, закон проектына икенче укылышка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан сигез төзәтмә кергән.

Төзәтмәләр белән 2021 елга Фонд бюджетының керем һәм чыгым өлешен 286,9 млн. сумга арттырырга, шулай ук 2022 һәм 2023 еллардагы план чорына фондның керемнәрен һәм чыгымнарын 845,7 млн. сумга һәм 1 млрд. 90,8  млн. сумга киметергә тәкъдим ителә.

2021 елга керемнәр буенча үзгәрешләр ММИ федераль фондыннан субвенция күләменең 419,4 млн. сумга артуы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары бюджетларыннан бюджетара трансфертларны 132,5 млн. сумга киметү белән бәйле.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан субвенцияләр күләме һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары бюджетларыннан бюджетара трансфертлар кимүгә бәйле рәвештә 2022 һәм 2023 план чорына фонд бюджетының керем һәм чыгым өлеше 845,7 млн. сумга һәм 1 090,8 млн. сумга кимегән.

Депутатлар закон проектын икенче укылышта хуплагач, Камил Нугаев Комитетның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының түбәндәге параметрлары белән өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итүен җиткерде:

- 2021 елда керемнәр 59 млрд. 462 млн. 575,8 мең сум, чыгымнар - 59 млрд. 489 млн. 698,2 мең сум, дефицит - 27 млн. 122,4 мең сум;

- 2022 елда керемнәр - 61 млрд. 967 млн. 827,2 мең сум, чыгымнар - 61млрд. 967 млн. 827,2 мең сум;

- 2023 елда керемнәр - 65 млрд. 59 млн. 818,6 мең сум, чыгымнар - 65 млрд. 59 млн. 818,6 мең сум.

Шул рәвешле, депутатлар «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» закон проектын кабул итү өчен тавыш бирде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International