Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру җайга салынган, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин

2020 елның 5 декабре, шимбә, 11:05

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Яңа Савин районында Ямашев урамында оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.

Ярминкәдә үз продукциясен Яңа Чишмә, Спас, Арча, Биектау районнары фермерлары, шулай ук республиканың эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озатуында сәүдә рәтләрен карады, фермерлар белән аралашты, тәкъдим ителгән товарның бәяләрен һәм ассортиментны бәяләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру - бер дистә ел дәвам итә торган күркәм традиция. Система төгәл көйләнгән, дип басым ясады ул. Көзге, Яңа ел алды ярминкәләре Татарстанның барлык эре шәһәрләрендә уза. Парламент җитәкчесе продукциянең бай сайланышына игътибарны юнәлтте.

"Кешеләр Яңа елга ит, яшелчә сатып алырга мөмкин, диләр. Шунысы куанычлы, бу чараларга фермерлар, эшмәкәрләр күбрәк килә башлады, алар үз хуҗалыкларыннан продукция тәкъдим итә. Бу - халыкта ихтыяҗ зур булган экологик чиста продукция. Бу ярминкә көннәрен эшкуарлар да көтә, алар яз көне чебиләр, дуңгызлар һәм башка терлек сатып алалар, бүген дә базарда саталар», - дип ассызыклады ул.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин, гаилә белән еш кына  авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөрүен, шул ук вакытта үз бакчаларында яшелчә һәм авыл хуҗалыгы культураларының төп төрләрен үстерүләре турында сөйләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фермерларга транспорт чыгымнарын каплау, шулай ук бушлай сәүдә урыннары бирү өлешендә финанс ярдәме күрсәтүенә игътибарны юнәлтте.

Быел ярминкәләр декабрь азагына кадәр узачак. Әмма халык ярминкәләрне Яңа елдан соң да озайтуны сорый. Министр Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Казанда көн саен 8 чатыр ярминкәсе эшли, аларда да фермерлар җитештергән  продукцияләр бар.

Бүген республикада 15 сәүдә мәйданчыгында ярминкәләр  уздырылды.  Алар – Казанда 12,  Чаллыда 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта, “Яңа Тура” технополисында һәм Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә.

Бу чорда 922 миллион сумга якын продукция китерелгән, шәһәр халкы 1000 тонна ит, 230 тонна сөт, 705 тонна шикәр комы, 500 тонна он, 197 тонна ярма, 3,5 миллион данәдән артык тавык йомыркасы, 23,3 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International