Европа парламентарийлары коронакризистан чыгуда җирле һәм төбәк хакимиятләренең роле турында фикер алыштылар

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе, 18:07

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының «Covid-19 белән алдынгы көрәштә җирле һәм төбәк хакимиятләре» темасына багышланган утырышында катнашты.

Утырышны ачкан конгресс рәисе Андерс Кнапе сүзләренчә, пандемия дәүләт дәрәҗәсендә дә, муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә кирәклеген күрсәтте. «Безгә сезнең шәһәрләрдә, авылларда, провинцияләрдә, округларда, төбәкләрдә нинди җавап чаралары күрүегезне ишетү мөһим», — диде Кнапе әфәнде.

Утырышта катнашучылар сәламәтлек саклау һәм социаль тәэмин итү системасында килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары турында фикер алышты. Парламентарийлар үз илләре территориясендә кризиска каршы идарәдә җирле һәм төбәк хакимият органнарының ролен күтәрү һәм аларга пандемия аркасында килеп чыккан кыенлыкларны җиңү өчен кирәкле вәкаләтләр бирү зарурлыгы турында сөйләде.

Халык белән эшне көчәйтүгә аерым басым ясалды. Парламентарийлар фикеренчә, пандемия хакимият органнарының халык белән үзара хезмәттәшлеге сыйфатына йогынты ясарга тиеш түгел, гадәттән тыш хәлләргә нәтиҗәлерәк җавап бирү өчен, ышаныч атмосферасын саклап калу мөһим.

Фикер алышу нәтиҗәләре конгрессның җирле һәм төбәк демократиясенә коронавирусның йогынтысы турындагы докладына кертеләчәк. Документ киләсе елда конгресс сессиясендә тәкъдим ителәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International