Фәрит Мөхәммәтшин Ханты-Манси автономияле округы халкын төбәкнең 90 еллыгы белән котлады

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе, 09:53

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Ханты-Манси автономияле округы - Югра Думасы  Рәисе Борис Хохряков адресына төбәк оешуга 90 ел тулу уңаеннан котлау хаты юллады.

Фәрит Мөхәммәтшин телеграммада билгеләп үткәнчә, 1930 елда автономияле округ булдыру Себер тарихында яңа сәхифә ачкан. Хәзерге Юграның туксан еллык формалашу һәм үсеш чоры бик күп әһәмиятле вакыйгаларга, тарихи үзгәрешләргә һәм зур казанышларга бай булган.

"Автоном округта яшәүчеләр бөтен ил белән бергә совет хакимиятенең аякка басуы, Бөек Ватан сугышы, социаль-икътисадый үсеш, Яңа Россия дәүләтчелеге реформалары сынауларын лаеклы үтте", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген Югра Округ Думасы депутатлар корпусы ярдәме белән зур үсеш ала.

«Илнең төп нефть-газ йөртү районы, дөньяның иң эре нефть чыгаручы төбәкләренең берсе ХМАО тотрыклы рәвештә Россия Федерациясенең әйдәп баручы субъектлары өчлегенә керә, илнең социаль-икътисадый үсешенә саллы өлеш кертә», - дип  басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул югралыларга яңа казанышлар, уңышлар теләде һәм дустанә парламент хезмәттәшлеге традицияләре киләчәктә дә ике регионның да ныклы элемтәләрен ныгытуга үз өлешен кертер, дигән ышаныч белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International