Күп балалы гаиләләргә адреслы ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә

2020 елның 11 декабре, җомга, 15:52

Татарстанда 40 меңгә якын күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 120 меңнән артык бала тәрбияләнә. "Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" канунының күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өлешендә ничек тормышка ашырылуы турында Социаль сәясәт комитетының бүгенге утырышында сүз барды.

Комитет рәисе Светлана Захарова әйтүенчә унсигез яшькә кадәр өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаилә күп балалы гаилә дип санала. Республика законы нигезендә, мондый гаиләләргә алты яшькә кадәрге балаларга дарулар сатып алуга субсидияләр бирелә (субсидия суммасы аена 136 сум); социаль нормалар чикләрендә торак өчен түләү; норматив чикләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү; уку тәмамланганчы 18 яшьтән дә өлкәнрәк булмаган укучыларга юл йөрү өчен (быел ул 307 сум тәшкил итә). Моннан тыш, күпбалалы гаиләләрдән килгән балалар (мәктәпләрдә яки башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучылар) шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә һәм шәһәр яны транспортында йөрү өчен ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон картаны сатып алырга мөмкин.

2020 елда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга республика бюджетында 728 миллион сум (балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм чараларын күрсәтүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан җибәрелә торган акчаларның гомуми күләменең 18,5 проценты) каралган.

Светлана Захарова хәбәр иткәнчә, Татарстанда күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары тулы күләмдә күрсәтелә. Хокукый җайга салуда каршылыклар, кабатлау һәм җитешсезлекләр, шулай ук хокук кулланучылар ягыннан аңлашылмаучанлык булган нормалар һәм коррупция өчен шартлар тудыруга мөмкинлек бирә торган нигезләмәләр ачыкланмады, дип басым ясады ул.

Утырышта "Татарстан Республикасында хезмәтне саклау турында" ТР законы проекты каралды, шулай ук Комитетның 2020 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Шул вакыт эчендә Комитет тарафыннан 16 закон проекты каралган, шуларның 12се закон статусы алган. Моннан тыш, хокук хезмәтләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар белән 200 федераль закон проекты, 10 закон чыгару инициативасы һәм 24 РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары мөрәҗәгате карап тикшерелгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International