Фәрит Мөхәммәтшин "ПолитЗавод-2020" проекты җиңүчеләре белән очрашты

2020 елның 12 декабре, шимбә, 13:54

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "ПолитЗавод-2020" республика иҗтимагый-сәяси проектының финалистлары һәм җиңүчеләре белән очрашты. Проектның финал этабы Казан шәһәренең "Мәскәү" мәдәни үзәгендә узды.

"ПолитЗавод" проектында катнашучыларны "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин форумның республика яшьләренең иң актив өлешен җыюын билгеләп үтте. "Проектта катнашу өчен Татарстанның 42 муниципаль районыннан 800дән артык кеше килде, - диде ул. - Оештыру комитеты 118 катнашучыны һәм 39 резервда торучыны сайлап алды. Бүген монда сынаулар, дебатлар, көрәшләр узган финалистлар җыелды. Минемчә, бу проект сезгә сәяси һәм партия системасы үсешенең мөмкин булган резервларын күрергә һәм гражданлык җәмгыятендә үз позициягезне алырга ярдәм итте. Проект кысаларында сез хәзерге яшьләрнең актив тормышка әзер булуын, үз максатлары, идеяләре, фикерләре булуын күрсәттегез. Безнең республикада волонтерлык хәрәкәтен үстерү, бигрәк тә пандемия таралу куркынычы янаган чорда, моңа дәлил булып тора. Бу проектка мөмкин кадәр күбрәк инициативалы, актив яшьләрне җәлеп итәргә кирәк. Бәхеткә, андый яшьләр күп булып чыкты. "ПолитЗавод" алар өчен карьера лифты булды".

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, проект финалын 12 декабрьдә үткәрү символик мәгънәгә ия, чөнки нәкъ менә бу көнне 1993 елда Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. "Агымдагы елның иң мөһим сәяси вакыйгаларының берсе Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүе булды, - дип билгеләде ул. - Бу төзәтмәләр безнең җәмгыятькә һәм дәүләткә заман таләпләренә, шул исәптән тышкы янауларга каршы торырга мөмкинлек бирә".

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин "ПолитЗавод" проектында җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Аларга Дәүләт Думасы депутатлары кураторлыгы астында стажировка узу мөмкинлеге бирелә.  Ә финалистлар Эльдар Галләмов һәм Булат Шәвәлиев Европа Советының Яшьләр үзәгенә (Страсбург шәһәре) стажировкага юлламалар алдылар.

«ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси тормышына алга таба да җәлеп итү өчен ачык конкурс сайлап алу мәйданчыгыннан гыйбарәт. Проект «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International