Татарстан ҮБК рәисе булып эшләгән Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль таш ачылды

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе, 15:42

13 декабрьдә  Теләче районының Айдар авылында 1921 — 1924 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Рәүф Сабиров истәлегенә мемориаль таш ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин катнашты.

Теләче муниципаль районы җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов әлеге мемориалны куйдырган Замир Петров һәм аның гаиләсенә, авыл халкына рәхмәтен белдерде. «Аның фаҗигале ачы язмышы халык хәтерендә саклана. 27 яшендә республиканы җитәкләгән кеше ул. Мемориаль таш аның якты истәлеген мәңгеләштерү булсын иде», — диде ул.

Замир Петров әйтүенчә, мемориалга башка репрессия корбаннары исемнәре дә язылган. «Теләк бер әйбер, аны тормышка ашыру — ниятләгән эшебезнең нәтиҗәсе», — диде ул.

«Халыкка кайтарылган исем» китабы авторы Гөләндәм Давыдова Рәүф Сабировны хаксыз онытылган шәхес дип атады. «Татарстан Үзәк Башкарма комитетында 1920-1937 елларда эшләгән җиде рәиснең бишесе репрессияләнгән, дүртесе атып үтерелгән. Мәрхәм җитәкчеләребез истәлегенә истәлек такталары ачуны дәвам итәсе иде», — диде ул.

Рәүф Сабиров 1894 елда Мамадыш өязенең Айдар авылында ярлы крестьян-азанчы гаиләсендә туа. 1909 елда Сатыш мәдрәсәсендә укый. 1921-1924 елларда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе, аннары Бөтенсоюз Үзәк Башкарма комитетындагы милләтләр бүлеге мөдире урынбасары булып эшли.

Рәүф Сабиров халык хуҗалыгын торгызу елларында иң катлаулы һәм мөһим проблемаларны хәл итүдә зур хезмәт күрсәтә. Ата-аналары ачлыктан һәлак булган балаларны җыеп, ятимнәр йортлары оештыруда, республикага җибәрелгән азык-төлекне бүлүдә, буш калган җирләрне чәчтерүдә һәм башка эшләрне җәйгә сала.

Соңрак «милли контрреволюцион тайпылышта» гаепләнеп, 1930 елда репрессияләнә.

1937 елда атып үтерелә.

Үлгәннән соң реабилитацияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International