Татарстан Дәүләт Советы депутатлары - ТР Дәүләт премиясе лауреатлары

2020 елның 15 декабре, сишәмбе, 09:48

10 декабрьдә Татарстан Президенты тарафыннан 2020 елда Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен бирү турында указга кул куелды. Дәүләт бүләгенә шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев лаек булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары, ТРның Спас муниципаль районының элеккеге башлыгы Камил Нугаев "Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты" исеменә Татарстан Республикасының Зөя һәм Болгар шәһәре объектлары мисалында Россия Федерациясе дөньякүләм тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм тикшеренүләр циклы өчен лаек булдылар.

Котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International