Округларда депутат атнасы

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе, 09:18

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар Нурлат һәм Балтач районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә социаль объектларда булдылар, гражданнарны кабул иттеләр. Депутатлар шулай ук яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә алгы сафларда барган медицина оешмаларына һәм волонтерларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр.

11 декабрьдә Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны онлайн-кабул итте. Барлыгы 7 мөрәҗәгать килгән, аларның күбесе торак шартларын яхшыртуга, мәктәптә тукландыруга һәм социаль ташламаларга кагыла. Кабул итүдә яңгыраган тәкъдимнәр буенча, Камил Садриев әйтүенчә, парламентарийлар "Бердәм Россия" фракциясе утырышларында фикер алышачак.

10 декабрьдә Нурлат шәһәрендә «Нур» мәдәният үзәге ачылды. Ачылыш тантанасында Дәүләт Советы депутатлары Марат Әхмәтов, Людмила Рыбакова һәм Рәис Сөләйманов булдылар. Кунаклар мәдәният учреждениесе эше белән таныштылар, иҗат коллективлары белән аралаштылар, подрядчы оешма вәкилләренә рәхмәт белдерделәр. Шул ук көнне Марат Әхмәтов шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә - Советлар Союзы Герое Михаил Сергеев исемендәге гимназиядә һәм быел республика программасы кысаларында капиталь ремонтланган «Кояшкай» балалар бакчасында булды. Марат Әхмәтов әлеге мәгариф учреждениеләрендә татар телен өйрәнү, саклау һәм үстерү эшенең ничек куелуы белән кызыксынды.

10 декабрь көнне Яңа Чишмә районы мәктәпләрендә Кеше хокуклары буенча бердәм дәресләр узды. Укучыларны Бала хокуклары турында конвенция, Кеше хокуклары декларациясе, Россия Конституциясе нигезләмәләре һәм кеше хокукларын яклау өлкәсендә башка документлар белән таныштырдылар. Чаралар Халыкара кеше хокуклары көненә багышланган иде. Шундый дәресләрнең берсендә Яңа Чишмә гимназиясендә Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова чыгыш ясады.

9 декабрьдә Нурлат районында «Заготпром» авыл хуҗалыгы кооперативының ит эшкәртү комплексы ачылды. Яңа производствоны эшләтеп җибәрү белән нурлатлыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент депутатлары Рәис Сөләйманов һәм Шамил Яһудин котлады. «Яңа комплексны ачу республикада гамәлдә булган программалар нәтиҗәсендә мөмкин булды», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Инвалидлар декадасы кысаларында Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Балтач районы башлыгы белән берлектә район авылларында яшәүче сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә барды. Депутат балтачлылар белән аралашты, булган проблемалар турында сорашты, яңа ел бүләкләрен тапшырды.

Чәршәмбе, 9 декабрьдә, депутат Фәрит Миңнеголов Татарстан Республикасы волонтерлык  мәгълүмат-ресурс үзәгенә индивидуаль яклау чаралары - битлекләр, перчаткалар, дезинфекцияләү чаралары тапшырды.  Бу әйберләр өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтә торган волонтер-медиклар өчен каралган. Бүген Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек продуктларын китерү буенча өч меңнән артык волонтер, дарулар китерү буенча ике меңнән артык кеше эшли.

7 декабрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы халкын кабул итте. Депутатка трансплантология һәм балалар медицина реабилитациясе мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Яр Чаллыда яшәүче хатын-кыз ике ел гемодиализ процедурасын ала, Казанда бөерләрне күчереп утыртуга чиратта тора. Әмма әлегә кадәр донор табылмаган. Светлана Захарова мәсьәләне шәхси контрольгә алды һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать итәргә ниятли. Кама балалар медицина үзәге җитәкчесе Марат Насыйбуллин “Айболит” шифаханәсенә капиталь ремонт ясауга кагылышлы сорау бирде. "Безнең планнарда балалар медицина реабилитациясе һәм амбулатор хоспис ярдәме үзәген оештыру", - дип сөйләде баш табиб. "Бу бик яхшы план. Бүген тернәкләндерү ярдәме - сәламәтлек саклауда киң таралган темаларның берсе», - дип билгеләп үтте Светлана Захарова. Кабул итү кысаларында кергән бу һәм башка мәсьәләләр буенча министрлыкка һәм ведомстволарга депутат таләпләре әзерләнәчәк.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәре Совет районының 8 нче шәһәр поликлиникасы медицина персоналына индивидуаль саклану чаралары, 2 меңнән артык битлек тапшырды. "Без кабат Сезнең ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәбез, - дип билгеләп үтте поликлиника хезмәткәрләре, - Сезнең ярдәм, оптимизм, безгә әйтелгән яхшы сүзләрегез тормыш кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итә".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International