Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсендә эш сәфәрендә

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе, 16:52

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районында булды, анда ул “Бистә-Арена” спорт комплексын ачуда катнашты, шулай ук капиталь ремонт үткәрелгән  берничә социаль учреждениедә булды.

Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдинов белән яңа спорт комплексын карады, тренерлар һәм спортчылар белән аралашты. Ябык шугалак территориясендә тренажер залы, прокатка бирелә торган тимераякларны һәм ботинкаларны саклау һәм кием алыштыру бүлмәләре урнашкан. Бинаның гомуми мәйданы - 3 мең кв. метр чамасы.

Боз сараен ачу тантанасы видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды, ул бу вакытта Лаеш районында эш сәфәрендә иде.

Видеоэлемтә режимында Лаеш, Балык Бистәсе районнарында боз сарайлары, Мамадышта, Сарманда һәм Осиново бистәсендә универсаль спорт заллары ачылды. Яңа корылмалар кулланылышка кертелгәннән соң, республика территориясендә ябык боз сарайлары саны 49га җитте.

«Барыгызны да бу истәлекле вакыйга белән котлыйм. Без берьюлы 5 зур спорт объектын ачабыз. Болар барысы да республика халкының тормыш сыйфатын яхшырту һәм массакүләм спортны үстерү өчен кирәкле шартлар тудыру өчен эшләнә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Тантанада катнашучыларга видеоэлемтә буенча Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк мөрәҗәгать итте.

ТР Президентына “Бистә-Арена” шугалагының әзерлеге турында Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Безнең республика өчен бу истәлекле, тарихи көн. Балык Бистәсендә яшәүчеләр өчен  бу комплексны ачу - озак көтелгән вакыйга, һәм бу сәгать сукты , - дип  басым ясады ул. - Шунысы мөһим, вакыйга республика оешуның 100 еллыгы елында уза. Пандемиягә һәм башка кыенлыкларга карамастан, без социаль объектлар төзүне дәвам итәбез".

Татарстан башкаласы Казан хаклы рәвештә илнең спорт башкаласы булып санала, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе. Безнең республикада күп кенә спорт төрләре культивацияләнә: хоккей, футбол, баскетбол, волейбол һәм башкалар. Моның өчен барлык кирәкле шартлар тудырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин объект директоры Никита Фадейчевка бу бозда күренекле спортчылар, чемпионнар тәрбияләүне теләде һәм инвентарь сатып алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Спорт мәктәбенең яшь хоккейчыларын сәламләп, парламент башлыгы символик рәвештә алка ыргытуда катнашты. Яшь хоккейчылар бозга якташлары – Советлар Союзы Геройлары портретлары сурәтләнгән формада чыкты.

Эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин район үзәк хастаханәсе поликлиникасында һәм агротехник техникумның уку корпусында булды - ике объект та капиталь ремонттан соң ачылган.

Биредә ул гериатрия, паллиатив ярдәм кабинетлары эше белән танышты. "Демография" илкүләм проекты кысаларында ачылган гериатрия кабинетында табиблар өлкән яшьтәге пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен нинди шартлар тудырылганын күрсәттеләр.

Аралашу барышында парламент башлыгына пандемия шартларында медицина персоналының эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Агротехник техникумда төрле белем бирү программалары буенча 250дән артык студент белем ала, район агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләнә. Эш бирүчеләр белән махсус килешү буенча техникум кыска сроклы һөнәри белем бирү программалары буенча эшче кадрлар әзерли.

Фәрит Мөхәммәтшин икътисадның авыл хуҗалыгы секторы өчен кадрлар әзерләү системасын көчәйтү һәм камилләштерү зарурлыгына игътибар итте.

«Бу мәсьәлә белән без республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итәрбез дип уйлыйм. «Кичәге көн» тракторларында, күптән инде предприятиеләр тарафыннан файдаланылмый торган машиналарда һәм комбайннарда кадрлар әзерләү безне бөтенләй канәгатьләндерми. Яшь кешеләрне киләчәктә кирәкле заманча техникада эшләү өчен әзерләргә кирәк», - дип басым ясады ул.

Эш сәфәренә йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе, пандемия аркасында килеп чыккан икътисадый кыенлыкларга да карамастан, район үзенең үсеш мәсьәләләрен актив хәл итә дип билгеләп үтте.

«Миңа монда «Безнең ишегалды» программасы буенча территорияне төзекләндерүгә ничек караулары ошады. Балык Бистәсе – алга таба республика үсешенең зур бурычларын хәл иткәндә таянырга мөмкин булган районнарның берсе", - диде  Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International